Барлык яңалыклар
Икътисад
7 Май 2019, 14:02

Путинның бу елы милли проектлар һәм реформалар билгесе астында үтте

Владимир Путинның беренче инаугурациясенә 19 ел тула. Аның яңа президент срогының беренче елы тәмамланды. Былтыр шушы көнне ул, дүртенче тапкыр дәүләт башлыгы антын биреп, кешеләргә һәм Ватанга хезмәт итүне төп бурычы итеп куюын әйтте.

Владимир Путинның беренче инаугурациясенә 19 ел тула. Аның яңа президент срогының беренче елы тәмамланды. Былтыр шушы көнне ул, дүртенче тапкыр дәүләт башлыгы антын биреп, кешеләргә һәм Ватанга хезмәт итүне төп бурычы итеп куюын әйтте. Путинның 4 ел премьер-министр булып эшләгәннән соң Кремльгә кайтуына да 7 ел тула.

Бер ел элек Путин инаугурациядән соң “Русия Федерациясе үсешенең 2024 елга кадәр милли максатлары һәм стратегик мәсьәләләре хакында”гы указга кул куйды.

Дүртенче президент срогы программасын гамәлгә ашыру өчен 12 милли проект расланды. Бу проектлар социаль, икътисади юнәлешләрне, фән, мәгариф, мәдәният, экология мәсьәләләрен үз эченә ала. Аларның гомум бюджеты 25 триллион сумнан артып китә.

Милли проектларны тормышка ашыру шундук башланды. Путин сүзләре буенча, аларның нәтиҗәләре 2020-2021 елларда күренәчәк.

Читайте нас: