Барлык яңалыклар
Икътисад
24 апрель 2019, 02:13

Ростех белән хезмәттәшлек итәчәкбез

Башкортстан белән Ростех цифрлы үсеш өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Кичә, 23 апрельдә, Республика Йортында Башкортстан Хөкүмәте, “РТ-Проектные технологии” акционерлар җәмгыяте һәм “Инновационно-внедренческий центр” җаваплылыгы чикләнгән оешма арасындагы килешүгә кул куелды.

Килешү республиканың 2030 елга кадәр тәгаенләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе, “Русия Федерациясендә цифрлы икътисад”, “Сәламәтлек” милли проекты, “Башкортстан Республикасында мәгълүмат җәмгыяте үсеше” дәүләт программасы кысаларындагы уртак хезмәтне күзаллый.
“Башкортстан белән Ростехның арытаба үсеше өчен күп нокталары бар. Бүгенге килешүгә кул кую белән без мөнәсәбәтләребезгә яңа этәргеч бирәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. – Безнең бергә алга барырга, үсешергә, нәтиҗәле эшләргә мөмкинлегебез бар”.
Читайте нас: