Барлык яңалыклар
Икътисад
18 апрель 2019, 14:17

Милли проектлар буенча эш җитди алып барыла

Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия төбәкләренең башка губернаторлары белән Ялтада Владимир Путин үткәргән Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашканын барсы хәтерлидер. Формаль булмаган аралашу кысаларында федерация субъектлары алдында куелган мәсьәләләр һәм 2024 елга кадәр РФ Президентының милли максатлар һәм стратегик мәсьәләләр хакындагы Указына кагылышлы сораулар буенча да фикер алыштылар.

Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия төбәкләренең башка губернаторлары белән Ялтада Владимир Путин үткәргән Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашканын барсы хәтерлидер.
Формаль булмаган аралашу кысаларында федерация субъектлары алдында куелган мәсьәләләр һәм 2024 елга кадәр РФ Президентының милли максатлар һәм стратегик мәсьәләләр хакындагы Указына кагылышлы сораулар буенча да фикер алыштылар.
“Русия Президентының милли проектлары 2024 елга кадәр исәпләнелгән. Аларның мәгънәләрен әлегә төгәл белмиләр, әмма мин ышанам – бу тагы бер адым алга атлар өчен зур мөмкинлек, бөтен ил алга чыксын өчен зур шанс, - диде үзенең социаль челтәрләрендә Радий Хәбиров. – 6 елга 28 триллион сумны дәүләт безнең халкыбызга тормыш-көнкүреше яхшырсын өчен бирә: хезмәт хаклары, пособиеләр, сыйфатлы сәламәтлек саклау оешмалары, белем бирү, мәдәният, спорт, чиста табигый мохит һәм башка безне борчыган мәсьәләләр. Шул ук вакытта бу, бәлки, мине моңа кадәр белмәүче, әмма соңыннан “Әйе, бу бик шәп булды!” диючеләрнең ышанычын аклауда да зур мөмкинлек. Без бу акчаларны урлатмаячакбыз. Һәм бу эштә миңа сездән ярдәм кирәк”.
Төп чыгымнар
1. Сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленәчәк. болар исәбенә яңа ФАПлар, онкология һәм инфарктлар белән көрәш.
Онкология белән көрәшүче медицина учреждениеләргә 666 миллион сум акча тотыначаклар. 500 миллион сум яңа медицина учреждениеләре төзер өчен бүленәчәк. Балалар поликлиникаларының матди-техник базасын яхшырту максатына 296 миллион сум акча китәчәк. 260 миллион сумга яңа ФАПлар һәм күчмә медицина корылмалары булдырылачак.
2. Белем бирү өлкәсе (мәгариф). Заманча мәктәпләр, киләчәк укытучылары һәм һәр баланың уңышына ирешер өчен якын 6 елда республика 17,3 миллиард сум алачак. Шуларның 4,9 миллиарды – 2019 елда.
3. Демография. Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтүгә Башкортстан 2019 елда 7,1 миллиард сум акча тотыначак, 2024 елга ул сумма 34,4 миллиард тәшкил итәчәк.
4.Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар. 2019 елда республика федераль бюджеттан яңа автомобиль юллары төзүгә 5,2 миллиард сум акча алачак. (6 ел эчендә 33, 5 миллиард сум).
5.Экология. Законсыз чүплекләрне бетерер һәм эчәр су сыйфатын яхшыртуга 6 ел эчендә барлыгы 41,9 миллиард сум бүленәчәк. 2019 елда – 7 млрд сум.
Читайте нас: