Барлык яңалыклар
Икътисад
16 апрель 2019, 12:43

НДФЛ турындагы хәбәр фейк булган

Интернет челтәрендә Русиядә түбән эш хакы алып эшләүчеләрне физик затлар кеременә салым түләүдән (НДФЛ) азат итәргә мөмкиннәр, дигән хәбәр таралган иде. Кемнең эш хакы салым түләгәннән соң яшәү минимумыннан түбән кала, яисә 13 мең сумнан азрак алып эшли, яңалык шуларга кагыла, имеш, дип яздылар.

Әмма ул яңалык ялган булып чыкты. Бу мәсьәлә хөкүмәтнең бер комиссиясендә дә каралмаган. Аны 2016 елда вице-премьер Ольга Голодец күтәреп чыккан булган. Әмма аны хуплаучы табылмаган: мондый категория гражданнарны салымнан азат иткәч, ул төбәкләрнең казнасы саегачак, дигән булганнар.
Читайте нас: