Барлык яңалыклар
Икътисад
15 апрель 2019, 16:54

НДФЛ-дан котылырбыз микәнни?

Русиядә түбән эш хакы алып эшләүчеләрне физик затлар кеременә салым түләүдән (НДФЛ) азат итәргә мөмкиннәр. Кемнең эш хакы салым түләгәннән соң яшәү минимумыннан түбән кала, яңалык шуларга кагыла. (Кемнәр 13 мең сумнан азрак алып эшли).

Хезмәт кодексына ярашлы, эш бирүче хезмәткәренә минималь хезмәт хакыннан да азрак эш хакы түләмәскә тиеш. Ул әлеге вакытта 11 300 сум тәшкил итә. Салым тотылып калганнан соң хезмәткәрләр кулларына 9,800 сум гына тере акча алалар.
Росстат хәбәр итүенчә, Русиядә бүген 11 млн кеше шундый эш хакына эшләп йөри.
Белгечләр алардан салым түләтмәү гадел булыр иде, дип саный, әмма закон кабул ителә калса, чын эш хакын яшереп, салым түләмәс өчен конвертларда алучылар күбәячәк, диләр.
Былтыр РФ Хезмәт министры Максим Топилин минималь хезмәт хакын күтәрергә кирәк, дип тәкъим итте, әмма быел февраль аенда Хөкүмәттә аны индексацияләү мөмкинлеге әлегә каралмый, дип белдерделәр.
Читайте нас: