Барлык яңалыклар
Икътисад
4 апрель 2019, 15:24

Кәбестә дә лидер булды!

Март ае бәяләре кәбестәгә дә кагылмый калмады. Гади кәбестә 41,5 процентка арткан. Бүген ул үзенең катлары белән генә түгел, хакы белән дә бөтен яшелчәләрне узган! Азык – төлек тармагындагы инфляциянең башында ул тора, лидер булган!Ел башыннан кәбестә бәясе 68,3 процентка арткан.

Март ае бәяләре кәбестәгә дә кагылмый калмады. Гади кәбестә 41,5 процентка арткан. Бүген ул үзенең катлары белән генә түгел, хакы белән дә бөтен яшелчәләрне узган! Азык – төлек тармагындагы инфляциянең башында ул тора, лидер булган!
Ел башыннан кәбестә бәясе 68,3 процентка арткан.
«Борщның хуҗалары” булган кишер, бәрәңге, суганның бәясен шулай тиз генә узган да киткән ул. Әмма яшелчәләр дә базар икътисадына төшенеп алганнар, калышмыйлар. Росстаттның “сөенечле” хәбәрләре аларга да хаклар ярыйсы ук тиз үсешкә баруын белдерә.
Нишләргәме? Кәбестә, яшелчәләр үстерергә!
Алсу Хәбирова.
Читайте нас: