Барлык яңалыклар
Икътисад
3 апрель 2019, 17:12

Шау-шу куптарган түрә эш тапкан

“Хөкүмәт балаларга бурычлы түгел” дигән белдерүе белән шау-шу, ризасызлык тудырган чиновник ханым – Свердлов өлкәсе яшьләр сәясәте департаментының элекке җитәкчесе Ольга Глацких үзенә яңа эш тапкан. Глацкихны «Уралочка» мәдәният йорты директоры урынбасары итеп тәгаенләгәннәр. Чиновник яңа коллектив белән танышкан да инде.

Ольга Глацких - үткән ел ахырында яшьләр турындагы фикерләрен җиткергәннән соң туган җәнҗал героинясы. Бер очрашу вакытында чиновник ханым балаларга “хөкүмәт сезгә бурычлы түгел, шуңа күрә аның ярдәменә исәп тотарга кирәкми”, дип белдергән. Алай гына түгел: “Хөкүмәт әти-әниләрдән бала табуларын сорамады” дип тә өстәгән. Бу сүзләрдән соң Глацких җитәкләгән департаментны берничә атна эчендә тараттылар.
Шулай, һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Сүз сөйләгәндә – бигрәк тә.
Читайте нас: