Барлык яңалыклар
Икътисад
28 март 2019, 11:46

“Бердәм Русия” кандидатлар исемлеген барлый

Быел сентбярьдә Башкортстан башлыгын сайлаячакбыз. Бу уңайдан “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән арытаба республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башланды.

Быел сентбярьдә Башкортстан башлыгын сайлаячакбыз. Бу уңайдан “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән арытаба республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башланды.
Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның кандидатурасын тәкъдим итте. Бүген Радий Фәрит улы 70 проценттан күбрәк халыкның ышанычын яулый, дип белдерде ул.
“Берәм Русия” праймеризында Радий Хәбировның көндәшләре булып Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров, Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Борис Беляев һәм “Русия терәге” төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Николаева булачак.
Бу исемлеккә яңа фамилияләр өстәлүе дә ихтимал дип белдерде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев. Кандидатларның төгәл исемлеге 11 апрельдә сәяси совет утырышында расланачак.
Тавыш бирү көне 26 майга билгеләнгән.
Читайте нас: