+11 °С
Облачно


Тимгелләр күкрәкнең өске өлешендә һәм аркада булса, күпчелек очракта, аллергеннар дарулар яисә кайсыбер ризыкларга бәйле була. Тимгелләр колак артында булса, аллерген хушбуй яисә ислемай булуы мөмкин.
Дәвалауга тотынганчы, беренче чиратта тимгелнең нилектән чыгу сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Шулай ук аксымга бай ризыкларны да (сөт, сыр, йомырка, ит) берникадәр вакыт ашамый тотырга тырышыгыз. Һәм, әлбәттә, кычыткан урынны кашымагыз! Табиб киңәш итмичә, бернинди крем, май сөртмәгез!
Фото: tomograd-kuban.ru