Сәламәтлек
17 Октября , 04:15

Мәктәп балаларының күзләре ни сәбәпле бозыла?

Баланың күрү сәләте смартфон һәм башка гаджетлар аркасында гына түгел, ә башка факторлар, шул исәптән кояш яктысы һәм туклану тәэсирендә дә начарланырга мөмкин. Бу хакта табиб-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Полунина белдергән. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәктәп балаларының күзләре ни сәбәпле бозыла?Мәктәп балаларының күзләре ни сәбәпле бозыла?
Мәктәп балаларының күзләре ни сәбәпле бозыла?

Белгеч сүзләренчә, балаларда якыннан күрү сәләтенең начарлануы күзгә артык йөкләнеш белән генә түгел, ә саф һавада җитәрлек вакыт үткәрмәү белән дә бәйле. Көн яктысы һәм саф һава күзнең челтәр катлавында дофамин бүленеп чыгуын стимуллаштыра. Ул күз алмасының артык үсешен акрынайта һәм якыннан күрүчәнлек үсешен кисәтә.

Бала көннең күп өлешен бина эчендә үткәрсә һәм урамда сирәк булса, бу саклану механизмы эшләми, ә якыннан күрүчәнлек куркынычы арта, дип аңлатты ул.

Моннан тыш, баланың күрү сәләтенә яктырту да йогынты ясый. Яктыртылуның җитәрлек булмавы яки дөрес оештырылмавы күзләрне ныграк киеренкеләндерә һәм якыннан күрүчәнлек үсешенә китерергә мөмкин, дип ассызыклады Полунина.

Күрү белән бәйле проблемаларның тагын бер сәбәбе нәселдәнлек булырга мөмкин, дип өстәде ул.

Фото: istockphoto.com. 

Мәктәп балаларының күзләре ни сәбәпле бозыла?
Мәктәп балаларының күзләре ни сәбәпле бозыла?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас