Сәламәтлек
10 Октября , 15:30

Яңача дәвалау

“Теш дәвалауда ниндидер яңа таләпләр барлыкка килә дип ишетеп калдым. Болар пациентларга ничек кагыла?”

Добавить в предпочтительные источники Google

Русиядә 1 октябрьдән Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа боерыгы үз көченә керде.

Документта күздә тотылганча, тешен дәвалаучыда авырту хисе барлыкка килсә, стоматолог, телиме-теләмиме, анестезия кулланырга тиеш. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов «Российская Газета» хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, бу чара авыртудан курку сәбәпле стоматологка вакытында күренмәүчеләрне киметүгә юнәлдерелгән.

«Әлегә кадәр белгеч авыртуга түзәргә өндәсә дә, бу нормаль хәл санала иде», – дип ачыклап үткән Леонов. Хәзер исә теш табибының гамәле авырттырса, ул, һичшиксез, анестетик кулланырга тиеш булачак.

Депутат дөрес әйтә, нәкъ менә авыртудан курку сәбәпле күпләребез стоматологка вакытында күренми. Шуңа күрә авыру көчәя. Аның фикеренчә, яңалык тешләрне вакытында дәвалап, авыз куышлыгы сәламәтлеген саклау мөмкинлеге бирәчәк.

«Хәзер исә бернидән шикләнмичә теш табибына күренергә мөмкин булачак, чөнки аз гына авырткан очракта да ул анестезия кулланачак», – дип йомгак ясаган депутат.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас