Сәламәтлек
9 Октября , 05:06

Күңел төшенкелегеннән котылыйк!

«Көз җитү белән гел йокымсырап йөрим, кәефем юк, тиз арыйм. Бу көзге депрессияме? Стрессны ничек җиңәргә?»

Добавить в предпочтительные источники Google
Күңел төшенкелегеннән котылыйк!Күңел төшенкелегеннән котылыйк!
Күңел төшенкелегеннән котылыйк!

Сорау:

   «Көз җитү белән гел йокымсырап йөрим, кәефем юк, тиз арыйм. Бу көзге депрессияме? Стрессны ничек җиңәргә?»
   Җавап:

   Көз көне кояш яктылыгы кими, шуңа күрә кәеф өчен җаваплы серотонин гормоны азрак бүленеп чыга. Бу — табигый процесс. Стрессны һәм көзге моңсулыкны җиңәр өчен:

  • Көненә ким дигәндә 30 минут саф һавада йөрергә (нәкъ менә көндез, якты чакта);
  • Йокы режимын сакларга (кичке сәгать 11дән дә соңга калмыйча ятарга);
  • Рационга D витаминына бай ашамлыклар (балык, йомыртка, сыр) кертү хәерле.

Фото: psyfiles.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас