

– Гөлшат ханым, Республика клиник дәваханәсендәге бу үзәк күпләргә яхшы таныштыр. Аңлашылуынча, әлеге үзәкне чагыштырмача яшь, дип әйтеп була. Аның барлыкка килүе нигезендә нинди төп сәбәпләр ята?
– Бүгенге шартларда ревматологик авыруларның артуы сәбәпле, республика халкына тиешле дәвалау шартлары тудыру өчен Ревматология үзәге булдырылды. Халыкның сәламәтлеге сагында торучы безнең бүлек белгечләреннән зур җаваплылык таләп ителә. Үзәктә эш ничек оештырылган дигәндә, поликлиникада 4 табиб-ревматолог авыруларны кабул итә, ревматология бүлегендә 60 койка урын булдырылса, көндезге стационарда – 5 урын.
Безнең Үзәк – зур гына структура. Поликлинкага килгән авыруга табиб консультация бирә, авыруның чире каты булса, үзем дә барып карыйм, чирнең катлаулыгына карап, әгәр инде ул чынлап та бик җитди хәлдә икән, стационарга юллама бирәм. Анда инде дәвалау курсы башлана. Үзәк мөдире буларак, бик күп авырулар, чире шактый азган пациентлар белән турыдан-туры эшләргә туры килә.
– Бу төр авыруларның килеп чыгуының, артуының, аның яшәрүенең сәбәпләре нидә икән?
– Ревматология авырулары ковид инфекциясеннән соң сизелеп күбәйде. Аутоиммун процесс авыручылар санын арттырды. Аутоиммун чирләр агышында кешенең үз күзәнәкләрендә антитәнчекләр барлыкка килә, алар, үз күзәнәкләрен чит итеп күреп, аларга каршы көрәшә башлый. Бүгенге көндә дә аутоиммун чирләрнең нидән килеп чыгуын төгәл генә әйткән галимнәр юк. Аның серенә төшенүче булса, табылса, мөгаен, Нобель премиясенә лаек булыр иде. Ниндидер дәрәҗәдә, ниндидер сәбәпләр белән иммун система эшчәнлеге бозыла һәм менә шушы чирләр килеп чыга.
– Ревматология үзәгендә нинди чирләрдән дәвалыйсыз? Гомумән, ничә төр ревматологик чир бар? Алар кайчан үзләре турында белдерә башлый?
– Бүгенге көндә ул авырулар 200 төрле, әмма алар сирәк. Иң киң таралганнары – ревматоидлы артрит, кызыл тулыч (красная волчанка), Бехтерев авыруы, подагра һәм башкалар.
Аутоиммун авырулар нык яшәрде. Ревматоид чирләр яшь вакытта ук килеп чыга, гадәттә 35-40 яшьтә башлана һәм кешене инвалидлыкка китереп җиткерергә мөмкин. Кеше гөрләтеп эшләр, гаилә корып, бала таба торган чорда инвалидка әверелергә мөмкин.
Безгә 40 яшьтәге кешеләр зарланып киләләр. Әйе, элегрәк бу чирләр булмаган яки бик сирәк очрак булган. Хәзер геометрик прогрессия буенча арта, яшәрә. Моннан егерме биш ел элек, мин эшли башлаганда, ревматология бүлегендә 4-5 кеше дәваланса, кызыл тулыч белән елына 1 авыру килеп чыга иде, аны тикшерү астында тота идек. Хәзер бездә дәваланучыларның 60 проценты – ревматоидлы артрит белән көрәшә, калган 40 проценты төрле ревматоидлы чирләрдән интегүче пациентлар. Сәбәбе билгесез: экологияме, тукланумы – ачыклап булмый.
Әйтик, йөрәк белән бәйле ишемик чирләр күпләргә хас. Анда төп сәбәпләр – тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү; артрозның сәбәбе – артык гәүдә авырлыгы һәм аз хәрәкәт итү. Гәүдә авырлыгын контрольдә тотсалар, ул чир азмый. Гимнастика белән шөгыльләнү дә аларга ярдәм итә. Ул буыннар өчен дә, тоташ организмга да файдалы. Шуңа күрә Бехтерев авыруы белән авыручылар өчен иртәлекичле гимнастика кагыйдәләре эшләнгән. Моны үтәү бик мөһим. Бүгенге тәҗрибәләр гимнастиканың ифрат зур файдасы турында сөйли. Ә башта гимнастикага игътибар аз бирелә иде. Ә бит гимнастика – дөрес, сәламәт тормышның үзәге!
– Аутоиммун авыруларның беренче билгеләре нинди?
– Кешегә 75+ булса, буыннар авыртуы – гадәти процесс. Яшь барганда чәч кенә агармый, җыерчыклар гына чыкмый, бөтен организм картая. Буын сеңере, иң йомшак орган буларак, кибә, ул да картая. 75тән соң иртән торганда буыннар авыртуы, йөреп киткәч язылуы – гадәти хәл. Ә инде көн дәвамында сызланып йөрсәң, терапевтка барырга кирәк. Яшь кеше авыртынып, аксап, буыннары шешенеп йөрсә, мотлак табибка барырга кирәк. Терапевт авыруны ревматологка әзер анализлар белән җибәрә, ярдәм ашыктырыла.
– Ревматоидлы авырулардан тулысынча дәваланып буламы?
– Аутоиммун авырулардан тулысынча котылып булмый. Безнең максат: чирнең агышын мөмкин булганча киметү, авыртуларны басу, шешне кайтару, сызлануны туктату. Дәвалану бик озакка бара, кайбер очракларда – гомер буена. Тормыш сыйфатын яхшырту өчен чирне туктатып тору – төп максат. Хәзер төрле дарулар күп, геннар инженериясе үсештә. Вакытында дөрес диагноз куелса, үз вакытында дәвалану башланса, 99 процент пациентларны инвалидлыкка җиткерми калу мөмкин. Көн дә дару кабул итеп, гомер буе тикшерелеп, чиргә каршы көрәшеп, дәваланып яшәргә кала.
– Мондый диагнозлы хатын-кызлар бала таба аламы?
– Моннан ике дистә ел элек яшь хатынга бу диагноз куелса, ул киләчәккә юл ябылу кебек яңгырар иде. Хәзер әлеге диагноз белән дә бала табалар. Ходайның рәхмәте, йөклелек вакытында чир юкка чыгып тора, мондый хатын-кызлар да сау-сәламәт балалар таба.
– Бу чирләр нәселдән нәселгә биреләме?
– Бирелә. Әйтик, әнисендә ревматоидлы артрит, әтисендә псориатик артрит, үзендә системалы кызыл тулыч очрый. Бер төрле чир килми, әмма ни дә булса була. Геннар буенча күчә килүче чирләрне дәвалау катлаулырак. Бехтерев чире белән авыручылар бар бездә. Әгәр пациентта HLA-B27 гены булса, чирләр катлаулы үтәчәк, ул тиз аза. 90-95% пациентларда шул антиген табыла. Әмма ул хәвефне генә арттыра, чир нык аза дигәнне аңлатмый. Әгәр HLAB27 булмаса, чирне авызлыклап була. Һәр авыруның үз геннары бар, кызганычка каршы, алар нәселдән күчә килә.
– Яңа туган сабыйда мондый чир барлыгын, юклыгын ачыклап буламы?
– Юк шул. Бала туганда аутоиммун чир булырына шик булмый. Авыру анадан да сау-сәламәт бала туа. Ул гомер буена бу авырулар турында белми, сау-сәламәт яши ала, ә менә кайбер очракларда ул килеп чыга. Әмма картәнисендә яки картәтисендә, әти-әнисендә бу авырулар булган очракта да, яшь буыннар ул чир турында уйлап, куркып, шикләнеп яшәргә тиеш түгел. Хәвеф бик бәләкәй һәм ул кешегә тулыканлы тормыш алып барырга комачауларга тиеш түгел. Ул – гомумән, 15 процент тирәсе генә. Шуңа күрә кеше үзендә булмаган чирне уйлап яшәргә тиеш түгел.
– Ревматологик авыруларга аерым диета сакларга кирәкме?
– Бу подаграга кагыла. Ул пуриннар алмашы бозылуга бәйле. Подагра булганда канда бәвел кислотасы артып китә һәм бөерләр аларны чыгарып өлгерми. Ә пуриннар гамәлдә ит азыкларында күп. Шуңа күрә бу кешеләргә итне чикләргә туры килә. Ә менә яшелчә-җимешләр кайсыбызга да файдалы, алар эчәклекне чистарта.
– Аутоиммун авыруга дучар булган кешеләр ябыгамы?
– Әйе. Һәм аларның ябыгуы сырхауның шактый җитди булуын күрсәтә. Бу төп билгеләрнең берсе хәтта. Мондый авырулар арасында симезләр юк дип әйтер идем, чөнки чир агышында матдәләр алмашы үзгәрә, аннары кеше авыртына, әз ашый, сызлангач йокысы да начарая, кеше интегә, депрессиягә бирелә, шул сәбәпле ябыга, аның яшәү шартлары бозыла, авыру йончый. Ә менә псориатик артрит булганда кеше ябыкмый.
– Аяк буыннары сызлаган кеше “кемгә барырга: ревматологкамы, әллә ортопедкамы” дип уйланган очраклар бардыр? Шуңа ачыклык кертеп китик әле, Гөлшат ханым.
– Буын чирләре ревматологка күренүдән башланырга тиеш. Ә ортопед-травмотологка эндопротезлар куярга кирәк булса гына җибәрәбез. Инде дару белән дәвалап кына проблеманы хәл итмәслек булганда, буыннары инде үз ролен үтәмәс дәрәҗәдә таушалган очракта пациент травматологка җибәрелә. Эндопротезлар куйдырып, бик күп кешеләр үзләренең яшәү, тормыш шартларын яхшырта.
Хатын-кызларның якынча 90 процентында, аерым бер яшькә җиткәч, аяктагы баш бармак кәкрәя башлый. Халюкс вальгус дип атала ул. Аны инде операция ясап турайтабыз.
– Ябыгып, хәл китеп торган очракта шактый кешеләр онкология булмагае дип шикләнә. Бу шик урынлымы?
– Әлбәттә, андый хәл булса, аеруча 65тән өстә булган кешеләр диспансер тикшеренү үтәргә, анализлар тапшырырга тиеш. Диспансер тикшеренүе үтү бик кирәкле.
– Табиблык практикасында күңелле тәмамланган хәлләр күпме?
– Яхшы тәмамланган хәлләр күп. Кайчандыр безнең пациентлар булган хатын-кызлар сәламәт бала тудыра. Аннары сабыйлары белән безгә консультациягә киләләр. Кызыклы клиник мисаллар безнең эштә көн дә булып тора.
– Сезне шушы изге һөнәргә нинди юллар алып килде, Гөлшат ханым?
– Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер инде, “пазллар туры килде” диләр бит. Мәктәпне тәмамлагач, медицина университетына укырга кердем. Аны тәмамлагач, 2000нче елны РКБга килдем. Мин үземне пульмонолог итеп күз алдыма китерә идем. Башта күбрәк шул юнәлеш белән кызыксындым. Ревматолоия бүлеге мөдире Римма Камалова (тормышымда бик зур роль уйнады ул) мине ординатура бетергәндә шушында чакырды. Биредә калдым һәм бер тапкыр да үкенмәдем.
– “Өмет” гәзитен укучыларга нинди теләкләр җиткерер идегез?
– Вакытында табибка мөрәҗәгать итеп, дөрес дәвалауны кичектермәсәң, инвалидлыкка барып җитмисең. Авырту сизелү – ул бит организмның сигнал бирүе, кисәтеп кыңгырау шалтыратуы. Организмыгызны тыңлагыз.
Алсу ГӘРӘЕВА әңгәмәләште.