Сәламәтлек
30 Сентября , 15:19

Шанхайда медицина киләчәге турында сөйләштеләр

Уфаның вузара кампусы резиденты Кытай медуниверситетлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен тәкъдим итте.

title
https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Шанхайда Медицина университетларының Русия-Кытай ассоциациясе даими советы утырышы һәм Русия-Кытай фәнни конференциясе узды.

Чараларда Русия сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов җитәкчелегендәге Башкорт дәүләт медицина университеты делегациясе катнашты.

Русия-Кытай медицина университетлары ассоциациясе ике илнең алдынгы медицина югары уку йортларын берләштерә, мәгариф һәм фәнни хезмәттәшлекне үстерү мәйданчыгы булып хезмәт итә.

Катнашучылар уртак эш нәтиҗәләре, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре һәм ике ил университетлары арасында партнерлыкны алга таба үстерү турында фикер алыштылар. 2026-2027 еллар мәгариф өлкәсендә Русия-Кытай хезмәттәшлеге еллары дип игълан ителүе көн тәртибенә аерым әһәмият бирде.

Башкорт медицина университеты һәм Кытай югары уку йортлары галимнәренең уртак тикшеренүләре онкология, кардиология, фармакология, психиатрия һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала. Аерым алганда, белгечләр онкология авыруларын иртәрәк ачыкларга мөмкин булган яңа билгеләрне эзлиләр, атеросклерозны дәвалау юлларын тикшерәләр, кешенең фикерләвенә һәм үз-үзен тотышына йогынты ясый торган факторларны, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның яңа методларын өйрәнәләр.

Хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының ел саен үткәрелә торган халыкара хирургия олимпиадасы булды, анда Кытай университетларыннан 100дән артык студент катнашты.

Валентин Павлов билгеләп үткәнчә, уртак белем бирү программалары яңа буын галим-медикларны әзерләргә ярдәм итә, алар берьюлы ике фәнни системада эш тәҗрибәсе алалар. Ректор Кытай партнерларын Уфага килергә һәм Русиядә уртак белем бирү, фәнни һәм дәвалау үзәге булдыру турында фикер алышырга чакырды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас