

Менә шуны исәпкә алып, соңгы елларда Башкортстанда ташламалы категориягә ия гражданнарны, бигрәк тә яшь әниләрне һәм нәниләрне шифалы һәм махсус азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү системасы бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрелде.
Сервисларны үстерү һәм санлаштыру: бер төймәгә басу җитә!
2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тергезелгән «Сөт кухнясы» дәүләт учреждениесе бүген бик күп гаиләләргә сыйфатлы ризыклар тәкъдим итә.
"Безнең" сөт кухнясы "ның актив үсүенә шатмын. Без аны 2019 елда торгыздык һәм бүген ул – Русиядә иң эреләрнең берсе. 2023 елда гына да бөтен республика буенча цехларда төрле сөт продукциясенең 1 млн порциясе җитештерелгән",- диде әлеге хезмәтнең мөһимлеген ассызыклап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Элек “Сөт кухнясы» дигәндә күпләребезнең күз алдына бихисап кәгазь белешмәләр җыю, озын чиратлар килеп баса иде. Бүген исә бу хакта онытырга вакыттыр. Республикабызда сервисларны санлаштыру яшь әниләрнең вакытын саклауга юнәлтелгән.
Хәзер инде ташламалы туклануга гариза бирү яисә азык-төлек алу пунктын алыштыру өчен өйдән чыгу да кирәкми. Башкортстанның "сөт кухнясы" үз чат-ботын эшләде.
Бот Макс мессенджеры платформасында эшли. Аны «Сөт кухнясы консультант» соравы буенча яки сылтама буенча табарга мөмкин: https://max.ru/molochnaya_kuhnya_bot. Бер квартал эчендә республика халкы «Башкортстан Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 10 меңгә якын электрон гариза юллаган. Бу — «санлы платформалар» заманында хезмәт күрсәтүнең никадәр гадиләшүен раслый. Кәгазь ыгы-зыгысы урынына — гаилә белән бергәләп үткәрелгән бәхетле минутларга ни җитә!
Игътибар! Гаджетлар куллануда кыенлыклар кичерүче гражданнар күп функцияле үзәкләрләргә (МФЦ) мөрәҗәгать итә ала.
Башкортстанда эшләнгән
«Сөт кухнясы» — ул гади генә бүлеп бирү ноктасы түгел, ә үзенең заманча җитештерү фабрикалары булган куәтле система. Бүген республикада зур җитештерү цехлары (Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Белорет һәм Куергазы районнарында) тулы көченә эшли.
Иң куанычлысы шул: җитештерү күләмнәре генә түгел, азык-төлекнең төрлелеге дә арта бара. Нәниләр һәм олылар өчен югары аксымлы продукция, йомшак сырлар, тәмле йогуртлар — болар барысы да Башкортстанның җирле хуҗалыклары биргән табигый сөттән ясала.
2024 ел ахырында “Сөт кухнясы " тарату пунктларын сәүдә үзәкләре базасына күчерү курсын алды. 2025 ел эчендә сәүдә үзәгенә автоном биналардан 8 тарату пункты күчте.
Ташламалы категорияләр һәм СВОда катнашучыларга ярдәм
2025 елның 3 мартында БР Хөкүмәтенең 784 санлы карарына үзгәрешләр кертелде – түләүсез туклану хокукына ия ташламалы категорияләр исемлегенә элек СВОда катнашкан гражданнар кертелде. Шулай ук СВО катнашучылары өчен ташламаларның гамәлдә булу чоры закон нигезендә махсус боерыкка кадәр озайтылды.
2025 елда “Сөт кухнясы” хезмәтеннән– 20 829 кеше файдаланган. “Сөт кухнялары” хезмәте эшләгән чорда Башкортостанның 120 меңнән артык кешесе махсус азык-төлек продуктлары алган.
Максат — һәркемгә җиткерү
Бүгенге көндә Башкортстанда 23,6 меңнән артык ташламага ия кеше (аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге йөкле хатын-кызлар, бала имезүче әниләр, өч яшькә кадәрге нәниләр, опекага алынган балалар) «Сөт кухнясы» продукциясен тулысынча бушлай ала. Район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә 130дан артык махсус пункт ачылган. Күп балалы гаиләләр өчен бу республика тарафыннан бик зур һәм сизелерлек ярдәм.
Махсус хәрби операция (СВО) катнашучыларының гаиләләренә аерым игътибар күрсәтелә. Аларның балалары һәм йөкле хатыннары бушлай туклану белән беренче чиратта тәэмин ителә, ә гаризаларны карау вакыты 10 эш көненә кадәр кыскартылды. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган өлкәнрәк балалар исә мәктәпләрдә һәм бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән.
Һәр гаилә бәхетенең нигезендә һәрвакыт зур кайгыртучанлык ята — баланың сәламәтлеге һәм әни кешенең тынычлыгы турында кайгырту. Шифалы сөт ризыклары өстәлдә урын алган һәм балаларның шат көлүе яңгырап торган йортта гына бәхетле гаиләләр яши. Башкортстанда гамәлгә ашырылучы “Сөт кухнясы” программасы нәниләребезнең – сәламәт, гаиләләрнең имин булуына һәр көнне үз өлешен кертә.
Фото: bashinform.ru