Сәламәтлек
23 Сентября , 17:47

Балалар реанимациясе ябылырмы?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенең ябылуы турындагы мәгълүматны кире какты

Балалар реанимациясе ябылырмы?Балалар реанимациясе ябылырмы?
Балалар реанимациясе ябылырмы?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 17нче шәһәр балалар клиник хастаханәсенең реанимация һәм балалар терапиясе бүлеге ябылу турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта Горобзор редакциясе хәбәр итә. 

Бүлек хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә видеомөрәҗәгать яздырганнар һәм урнаштырганнар, анда бүлек эшли алмый торган шартларны планлы рәвештә тудыру турында белдергәннәр. Алар күчмә хезмәтнең ябылуы һәм озак дәвалануны яки тернәкләндерүне таләп итә торган яңа туган балаларны күчерү өчен каршылыклар турында хәбәр иттеләр. Табиблар бүлекне тулы күләмдә саклап калуны, аны фактта бетерү буенча гамәлләрне туктатуны һәм ачык тикшерү уздыруны сорадылар.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәзер федераль законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, маршрутлаштыру буенча өстәмә алымнар һәм бүлекне тулыландыру күләмнәре турындагы мәсьәлә карала, дип аңлаттылар.

 — «Неонатология» рофиле буенча медицина ярдәме күрсәтүнең федераль тәртибендәге яңартылган таләпләре нигезендә, 3 дәрәҗәдәге акушерлык стационарларында авыр патология белән туган һәм вакытыннан алда туган балаларны маршрутлаштыру принципларына үзгәрешләр кертелде. Яңа туган балаларны күчерү хәзер перинаталь үзәкләрдән катгый күрсәтмәләр буенча бары тик махсуслаштырылган хирургик ярдәм күрсәтү өчен генә башкарыла. Шул рәвешле, яңа туган балаларны өченче дәрәҗәдәге акушерлык стационарларыннан балалар хастаханәләренә күчерү хәзерге вакытта катгый регламентлаштырылган, — дип аңлаттылар ведомствода.

Шулай ук профильне киңәйтү һәм кечкенә яшьтәге (0 айдан 12 айга кадәр) балалар өчен бүлекчә булдыру мәсьәләсе дә карала. Әлеге хастаханәнең неонаталь блогының мондый структурасы тумыштан 1 яшькә кадәрге балаларга куркынычсыз, ихтыяҗлы һәм перспективалы ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. 1 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен учреждениенең алга киткән тернәкләндерү блогы белән сәламәтлекне торгызуны һәм дәвамчанлыкны тәэмин итәчәк, балалар инвалидлыгы ешлыгын, беренче чиратта неврологик авырулардан киметәчәк.

Фото: Горобзор.ру. 

Балалар реанимациясе ябылырмы?
Балалар реанимациясе ябылырмы?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас