Сәламәтлек
22 Сентября , 18:06

Үпкәләрегез сәламәт булсын

21-27 сентябрьдә үпкә сәламәтлеген саклау атналыгы уза. 

zdorovo68.tmbreg.ruzdorovo68.tmbreg.ru
Фото:zdorovo68.tmbreg.ru

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 21-27 сентябрьдә үпкә сәламәтлеген саклау атналыгы уздыруны игълан итте.

Соңгы елларда сулыш органнарына бәйле авырулар күбәйгәннән-күбәя бара. Үпкә яман шешеннән, хроник обструктив үпкә авыруыннан, пневмониядән авыручылар һәм үлүчеләр саны гаять югары, дип чаң кага табиблар.

Сулыш органнары патологиясе үсешенең төп хәвеф факторлары булып тәмәке тарту, бина эчендә һәм тышында һаваның каты кисәкчекләр яисә башка физик яки химик халәттәге матдәләр белән пычрануы, шулай ук респиратор инфекцияләр тора. Тәмәке тартуның бер елында үпкәләргә бер килограммга якын тәмәке сумаласы эләгә, алар альвеолаларны җимерә һәм бронхларны тарайта. Электрон сигарет өчен сыеклыклардагы матдәләр шулай ук үпкә сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, чөнки алар сулау өчен каралмаган. Тәмәке төтененнән һәм электрон тәмәке парыннан агулы матдәләр сулыш юлларын ярсыта, хроник бронхит үсешен, үпкәләрнең инфекцияләргә бирешүчәнлеген һәм бронхиаль астма, шулай ук үпкәләрнең обструктив авыруы үсеше хәвефен арттыра.

Моннан тыш, үпкә сәламәтлегенә югары сулыш юллары патологиясе, авыз куышлыгы, гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы, алкогольне чиктән тыш куллану, кайбер неврологик авырулар йогынты ясый. Йөрәк җитешсезлеге, йөрәк ишемиясе, артериаль гипертония, шикәр чире, неврологик кытлык, симерү кебек хроник авырулар булганда үпкә ялкынсынуы һәм аның авыр үтү куркынычы арта.

Үпкә авыруларын профилактикалауны камилләштерү, диспансерлаштыру, шулай ук эпидемия күрсәткечләре буенча прививкаларның милли календарен үтәү кебек чараларны көчәйтү бурычы куела.

Кешеләр үзләре дә үпкә сәламәтлегенә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җаваплы мөнәсәбәттә булырга тиеш, ди белгечләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас