

«Җенси тормыш ничек иртәрәк башланса, климакс та шул кадәр иртә булачак».
Дөрес түгел. Җенси тормыш менопаузага берничек тә тәэсир итми. Монда барысы да җенси тормыш тәҗрибәсенә түгел, ә генетикага бәйле.
«Климакс көтмәгәндә башлана».
Юк. Бу организмның билгеле бер план буенча үзгәрү процессы. Җенси гормоннар әкренләп кими, кайчак бу 3–4 елга кадәр дә сузыла.
«Климакс хатын-кызларда гына була».
Дөрес түгел. Ир-атларда да яшькә бәйле гормональ үзгәрешләр күзәтелә. Бу халәт **андропауза** дип атала. Аерма шунда: ир-атларда нәсел калдыру сәләте саклана.
«Климакс башлангач, сакланмаска да була».
Бу – куркыныч ялгыш фикер. Соңгы күремнән соң кимендә бер ел узгач кына менопауза башланды дип санала. Моңа кадәр йөккә узу мөмкинлеге саклана.
«Климакс вакытында һәркем онытучанга әйләнә».
Хәтер начараю һәрвакыт яшькә бәйле түгел. Ул эстроген җитмәү белән дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә сәбәбен ачыклау мөһим.
«Климакс аркасында тешләр сына».
Тешләр климакс аркасында түгел, ә микроэлементлар җитмәү һәм пародонтоз нәтиҗәсендә какшый. Ә менә эстроген кимү тирегә, чәчкә, буыннарга һәм мускулларга тәэсир итә.
«Климакс вакытында хатын-кызны җенси тормыш кызыксындырмый».
Якынча 43 процент хатын-кызда кызыксыну кими. Әмма яртысыннан артыгы җенси тормыш белән яшәвен дәвам итә. Эстроген җитмәү уңайсызлыклар китерергә мөмкин, әмма бу ярдәм сорарга кирәк дигәнне генә аңлата.
Менопауза – тормышның азагы түгел, ә яңа этабы.Әйе, ул кайбер үзгәрешләр алып килә, ләкин бүгенге медицинада күп кенә күңелсез билгеләрне җиңеләйтү мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – үзгәрешләрне яшькә генә сылтап калдырмыйча, табибка мөрәҗәгать итеп, дөрес киңәш алу.
Фото: YouTube.