

Табиб әйтүенчә, төнлә тирләү менопауза, менопауза алды чоры, туберкулез һәм ВИЧ кебек йогышлы авырулар, лимфома кебек кайбер яман шеш төрләре, йокы вакытында сулыш алу тукталып тору синдромы (обструктив апноэ), канда шикәр микъдары үзгәрү яки калкансыман биз эшчәнлеге бозылу белән бәйле булырга мөмкин.
Табиб ассызыклаганча, әгәр кеше төнлә тулысынча тиргә батып уяна икән, бу гадәти уңайсызлык кына түгел, ә организмның җитди кисәтү билгесе дә булырга мөмкин.
Шул ук вакытта Хан билгеләп үткәнчә, эссе көннәрдә яки бүлмәдә температура артык югары булганда сирәк кенә күзәтелгән төнге тирләү, гадәттә, куркыныч тудырмый. Әмма бу хәл даими кабатланса һәм тән авырлыгы кимү, тән температурасы күтәрелү, көчсезлек, лимфа төеннәре зураю яки башка шикле билгеләр дә булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.
Фото: shutterstock.com.