Сәламәтлек
11 Сентября , 08:38

Ясалма фәһем ярдәмгә килә

   “Бу — фантастиканың чынбарлыкка әверелүе», — дип белдерә галимнәр.

Ясалма фәһем ярдәмгә киләЯсалма фәһем ярдәмгә килә
Ясалма фәһем ярдәмгә килә

Бүген без шаһит булган ачышлар — медицинаның яңа эрасы. Элек кеше гомерен саклап калу өчен айлар һәм еллар буе көрәшергә туры килсә, хәзер Ясалма фәһем һәм генетик инженерия ярдәмендә авыруларны күзәнәк дәрәҗәсендә үк туктату мөмкинлекләре ачыла.

   “Бу — фантастиканың чынбарлыкка әверелүе», — дип белдерә галимнәр.

   Бу уңышларның нигезендә заманча технологияләр, аеруча Ясалма фәһем ярдәме ята. Нәкъ менә компьютерлар берничә көн эчендә миллионнарча химик кушылманы анализлап, иң куркыныч супербактерияләрне дә үтерә алырлык яңа тип антибиотиклар таба алган.

   Элек мондый даруларны уйлап табу өчен дистәләрчә еллар таләп ителә иде. Бу ачышлар бүгенге медицинаның яңа чорга аяк басуын һәм якын киләчәктә кеше гомерен сизелерлек озынайтачагын раслый.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас