Сәламәтлек
11 Сентября , 07:41

Бу антидепрессант сезгә туры киләме?

Антидепрессант сайлау – катлаулы һәм шәхсән эш. Бер кешегә идеаль ярдәм иткән дару икенчесе өчен нәтиҗәле булмаска мөмкин. Бүген сез кабул иткән препаратны алыштыруны яки төзәтүне таләп итүче 11 билге турында сөйләшик.

Бу антидепрессант сезгә туры киләме?Бу антидепрессант сезгә туры киләме?
Бу антидепрессант сезгә туры киләме?
  1. Кәефне тиз арада яхшырту

   Антидепрессантларның нәтиҗәлелеге баш миенең серотонин, дофамин һәм норадреналин кебек нейрохимик матдәләрендәге үзгәрешләр белән бәйле дип санала. Гадәттә бу үзгәрешләр 2-12 атнадан соң гына күренә, ә иң югары ноктасы 6-8 атнага туры килә. Әгәр сез ниндидер даруны кабул итүнең беренче көннәрендә үк нәтиҗә сизсәгез, тик аннары хәлегез начарланды икән, бәлки, бу плацебо эффекты гына булгандыр. Онытмыйк: антидепрессантларның уңай тәэсире 2 атнадан да иртәрәк күренми.

  1. Сез бер яки берничә дозаны вакытында кабул итәргә оныттыгыз, ди...

   Даими кабул итмәү дәвалауның нәтиҗәлелеген киметә. Әгәр дә сез дарулар турында еш онытасыз икән – табиб белән препаратларның альтернатив формалары (көненә бер генә кабул ителеп, бүленеп чыгу вакыты озакка сузылучы препаратлар бар) турында фикер алышыгыз. 

  1. Йокы бозылу

   Йокысызлык, артык йокымсырау яки көчле коточкыч төшләр – еш була торган тискәре нәтиҗәләр. Кайвакыт препаратны кабул итү вакытын төзәтү яки алмаштыру ярдәм итә. 

  1. 2-3 ай кабул иткәннән соң да яхшырту юк

   Әгәр 3 ай терапиядән соң да депрессия чигенмәсә - препарат сезнең өчен нәтиҗәле түгел. Озак көтәргә кирәкми, врач белән бергәләп башка препарат сайлагыз.  

  1. Энергия барлыкка килде, ләкин кәеф барыбер начар булып калды...

   Куркыныч билге! Эмоциональ халәтне яхшыртмыйча югары активлык күзәтелү ярсучанлыкны һәм хәтта суицидаль фикерләрне дә көчәйтергә мөмкин. Бу билгеләр турында кичекмәстән табибка хәбәр итегез.

  1. Көчле башка бер билгеләр

   Күңел болгану, баш авырту, авырлык җыю, сексуаль дисфункция — табиб белән башка препаратка күчү турында фикер алышырга сәбәп. 

  1. Серотонин синдромы симптомнары

   Антидепрессантлар сезгә үзегезне яхшырак хис итәргә ярдәм итәргә тиеш. Кайсыбер очракларда антидепрессант сез кулланган башка дарулар яки продуктлар белән килешмәскә һәм серотонин синдромына китерергә мөмкин. Бу сирәк, ләкин организмда серотонинның артык булуы белән бәйле куркыныч халәт. Түбәндәге билгеләргә игътибар итегез: бизгәк авыруы, калтырау, аң буталу, мускул спазмы. Ашыгыч медицина ярдәме таләп итә.  

  1. Препарат ярдәм итми башлый

   Әгәр озак вакыт уңышлы кабул итүдән соң нәтиҗә кимесә, табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб дозаны арттырырга яки яңа препарат сайларга мөмкин. 

  1. Депрессия көчәя

   Кабул итү фонында кәеф начараю, борчылу яки агрессия – даруның туры килмәве турында ачыктан-ачык сигнал. 

  1. Нәтиҗәсе бар, ләкин ул җитәрлек түгел

   Әгәр препарат өлешчә ярдәм итә икән, ләкин депрессия саклана икән —өстәргә яки катнаш дәвалауны карарга кирәк. 

  1. Артык эйфория яки ярсучанлык

   Гадәти булмаган гиперактивлык, ачу кабынулары биполяр тайпылышны күрсәтә. Бу исә дәвалау терапиясен үзгәртергә кирәк дилән сүз. 

Фото: narkologplus.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас