Сәламәтлек
10 Сентября , 08:07

Трихолог көзен чәчтә кавык арту сәбәпләрен аңлатты

Көзен стресс һәм ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылу сәбәпле кавык барлыкка килү куркынычы арта. Бу турыда табиб-косметолог, дерматовенеролог һәм трихолог Ирина Котова хәбәр итте.  

Трихолог көзен чәчтә кавык арту сәбәпләрен аңлаттыТрихолог көзен чәчтә кавык арту сәбәпләрен аңлатты
Трихолог көзен чәчтә кавык арту сәбәпләрен аңлатты

Спикер баш тиресенең температура үзгәрешләренә аеруча сизгер булуын билгеләп үтте. Җәй көне баш тиресендә тире мае күбрәк бүленеп чыга, ә салкыннар башлангач аның күләме кими.

Моннан тыш, көннең якты вакыты кыскару сәбәпле кешеләрнең иммунитеты да төшә. Бу факторлар себорея дерматиты көчәюгә китерергә мөмкин.

«Кавык һәм себорея дерматиты ашказаны-эчәклек трактының һәм нерв системасының торышы белән дә тыгыз бәйле. Көзен аларның хәле дә еш начарлана, чөнки күпләр яллар сезоны тәмамлану сәбәпле стресс кичерә», — дип билгеләп үтте Котова.

Профилактика максатында трихолог коры себорея вакытында составында майлар булган йомшарткыч чаралар һәм сульфатсыз шампуньнар кулланырга киңәш итте.

Майлы себорея вакытында салицил кислотасы һәм цинк пиритионы булган чараларга өстенлек бирергә кирәк.

Йокы режимын җайга салу һәм туклануга игътибар итү дә мөһим. Трихолог сүзләренчә, себорея көчәюгә сөт ризыклары, шулай ук баллы һәм камыр ризыклары сәбәп булырга мөмкин

Фото: aif.ru.

Трихолог көзен чәчтә кавык арту сәбәпләрен аңлатты
Трихолог көзен чәчтә кавык арту сәбәпләрен аңлатты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас