Сәламәтлек
10 Сентября , 15:02

Даими арыганлык – нәрсә ул?

Даими арыганлык хисен еш кына стресс яки ял җитешмәүнең нәтиҗәсе дип кабул итәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Даими арыганлык – нәрсә ул?Даими арыганлык – нәрсә ул?
Даими арыганлык – нәрсә ул?

Әмма кайсыбер очракларда сүз гадәти ару турында түгел, ә миалгик энцефаломиелит яки хроник арыганлык синдромы (ME/CFS) дип билгеләнгән синдром турында бара. Бу замана медицинасында гадәти халәтләрнең берсе буларак кабул ителә, ләкин аны диагнозлау һәм дәвалау һич тә гадиләрдән саналмый.

     Төп проблема шунда ки, ME/CFSны универсаль анализ биреп ачыклау яки гадәти стандарт белән дәвалау ысулы юк. Диагнозны клиник рәвештә, хәлсезлекнең һәм арыганлыкның башка сәбәпләре: анемия, гипотиреоз, шикәр чире, депрессия, йокы бозылу, дарулар тәэсире, шулай ук кайсыбер неврологик яки йогышлы авырулар ачыкланмаганнан соң гына куялар.

   Нәкъ шуңа күрә дә хроник арыганлык – ул һәрвакыт тулысынча тикшерелү өчен җитди сәбәп. Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, пациентларның бер өлешендә иммун регуляциясе, энергия алмашу, вегетатив нерв системасы һ.б. бозылу билгеләре ачыклана.

   Даими арыганлык синдромын тик табиб ярдәмендә генә дәваларга мөмкин.

   Фото: medcentrprof.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас