Сәламәтлек
28 Августа , 14:50

Мондый үзәк бездә ачылырмы?

“Күптән түгел генә телевизордан яңалыклар тапшырганда сәламәт озын гомер үзәкләре ачылу турында ишетеп калдым. Менә шул хакта языгыз әле, мондый үзәк бездә дә ачылырмы?”

– 2027 елда Сәламәт озын гомер үзәкләре Россиянең барлык төбәкләрендә эшләячәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустинның вицепремьерлар белән киңәшмәсендә билгеле булды.

Анда Хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады. Ул Русиядә сәламәт озын гомер медицинасын кертү турында сөйләде. Бу юнәлеш мөмкин булганавырулар үсешен кисәтү өчен эшләнгән.

24 апрельдә аларның берсе – Мордовиядә, ә 13 августта Екатеринбургта ачылды. Мондый үзәкләрдә пациентлар тикшерелә, табиблардан тәкъдимнәр һәм чирләрне профилактикалау буенча шәхси планнар ала ала. Ә "Озакка сузылган һәм актив тормыш" милли проекты буенча төбәкләргә бу учреждениеләрне җиһазландыру өчен финанслау бирелә.

Сәламәт озын гомер медицинасы үзәкләрендә эшләү өчен кадрлар әзерләнә. Әлеге вакытка 600 кеше кирәкле белем алган.

Хөкүмәттә билгеләп үткәнчә, бу учреждениеләргә төбәкләрдә ихтыяҗ зур. Мәсәлән, Саранск үзәгендә беренче 3 айда якынча 800 кеше тикшерелгән.

Михаил Мишустин ассызыклаганча, сәламәт озын гомер медицинасы – яңа һәм бик мөһим юнәлеш. Аны ил халкының гомер озынлыгын арттыру өчен үстерергә кирәк. Президент шундый бурыч куйды.

"Кешеләргә мондый мөмкинлекләр турында актив хәбәр итәргә кирәк. Бу, мөгаен, бу юнәлештә иң мөһиме. Әлеге эшне бөтен ил буенча оештырырга кирәк, мин сездән моны контрольдә тотуны сорыйм", – диде Михаил Мишустин вице-премьер Татьяна Голиковага.

Һәм менә без яраткан гәзитебез “Өмет” битләрендә бу шәп яңалыкны сезгә җиткерергә ашыгабыз. Мондый үзәкләр безнең республикада да ачылгач, барыбызга да файдасын күрергә насыйп булсын.

Гүзәл ГАЯНОВА.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас