

Гадәттәгечә, август азагы – сентябрь башында медицина оешмаларына бу тема буенча мөрәҗәгатьләр саны арта. Моннан тыш, гөмбә җыю бик популярлаша.
«Урманга барганда һәм табигатьтә ял иткәндә үтәлергә тиешле профилактика чаралары турында искәртәбез. Кием ачык төстә һәм тыгыз булырга, тәннең барлык өлешләрен капларга тиеш. Аяк киеме шулай ук табанны бөтен килеш каплый. Шулай ук урманда булганнан соң һәр 15 минут саен үзегездә талпан булу-булмавын тикшерергә кирәк, репеллентлар кулланырга онытмагыз», — дип кисәтә Роспотребнадзор белгечләре.
Фото: dreamstime.com.