Сәламәтлек
24 Августа , 10:58

Күңел төшенкелеген дүрт ел алдан таный

Дөньяда депрессия тайпылышлары белән ел саен 332 млн кеше авырый.

Күңел төшенкелеген дүрт ел алдан таныйКүңел төшенкелеген дүрт ел алдан таный
Күңел төшенкелеген дүрт ел алдан таный
Шэньчжэнь университеты тикшеренүчеләре күңел төшенкелеген (депрессия) иртә танып белү өчен ИИ-модель булдырган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда депрессия тайпылышлары белән ел саен 332 млн кеше авырый һәм иң кискен проблемаларның берсе - иртә диагностика. Кытай галимнәре тарафыннан булдырылган ИИ-ресурс, күренеп торган билгеләр барлыкка килгәнче, дүрт ел алдан җитди депрессив тайпылыш үсеше куркынычын әйтергә сәләтле, дип хәбәр итә чит ил басмасы.
Галимнәр Европа яшүсмерләре катнашында күпъеллык тикшеренүләрнең мәгълүматларына анализ ясаганнар. Аларны 16, 19 һәм 23 яшьтә психик сәламәтлекләре буенча тикшергәннәр. Төп индикатор йөзләрнең эмоциональ чагылышларына баш миенең реакциясе булуы - катнашучыларга төрле кәеф һәм халәттәге кешеләрнең фотосурәтләрен күрсәтәләр. Күңел төшенкелегенә дучар булмаган кешеләр әңгәмәдәшләренең йөзендәге хис-кичерешләрне җиңел генә таный икән, мәсәлән, елмаюны алар дустанә дип саный, ә менә депрессияле кешеләрдә бу механизм өзеклек бирә: алар тирә-юньдәгеләрдә ачу һәм дошманлык күрергә омтылалар, хәтта чынлыкта андый хәл булмаса да.
Төрле илләрдә депрессия тайпылышлары саны артуын искә алганда, иртә диагностика өчен мондый гади һәм кыйммәт булмаган корал барлыкка килү психиатриядә чын алга китеш булырга мөмкин.
 
Фото: shedevrum.ai 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас