Тортлар, бәлешләр һәм башка десертларның кандагы шикәр дәрәҗәсен ике тапкыр арттыруын беләсездер инде. Алар үз кыяфәтләре белән бу турыда кычкырып торалар кебек. Шул ук вакытта, көндәлектә кулланылучы шундый азык- төлекләр бар, аларга карап, кандагы шикәр микъдарын күтәрергә мөмкин дип уйламыйсың да. Менә шулар көннән-көн безне диабетка якынайта да инде. Бу нинди ризыклар соң? Табиблар әйткәннәргә нигезләнеп, әйдәгез барлап чыгыйк.
Беренчесе – барыбыз да яратып ашаган киптерелгән җимешләр (сухофрукты). Аларда клетчатка күпкә азрак һәм су бөтенләй юк, ләкин концентрацияләнгән шикәр күп. Шул ук вакытта кипкән җимешләрнең бөтенләй файдасы юк дип тә дип әйтеп булмый. Аларда, мәсәлән, пектин бар, ул матдәләр алмашын тотрыклыландыра, холестерин күләмен киметә, периферик кан әйләнешен һәм эчәк перистальтикасын яхшырта. Шуңа карамастан, кипкән җимешләрне күп ашарга ярамый.
Икенчесе – чөгендер, аның турында үткән санда да язган идек. Аны шикәр диабеты белән генә түгел, ә башка авырулар белән авыручыларга да чама белән генә ашарга киңәш ителә. “Чөнки ул ашказанының кислоталылыгын тагын да арттырырга сәләтле, аны сидек юллары таш авыруы булган пациентларда сак кулланырга кирәк”, – ди диетолог Ирина Бородина. Моннан тыш, ашказаны-эчәк авырулары, хроник түбән кан басымыннан интегүчеләргә ярамый. Шул ук вакытта чөгендернең уңай үзенчәлекләре дә шактый. Мәсәлән, ул ашкайнатуны яхшырта, кандагы "начар" холестерин дәрәҗәсен киметә.
Өченчесе – кукуруз боткасы. Ул шулай ук шикәр күләмен арттыра.” Аны ашказаны җәрәхәте, унике илле эчәк ялкынсынганда ашарга ярамый. Икенче яктан, кукуруз боткасында витаминнар, азык җепселләре һәм микроэлементлар күп, алар безгә сәламәтлекне сакларга ярдәм итә”, – ди фәннәр кандидаты Галина Барташевич.
Дүртенчесе – дөге. Коңгырт дөге һәм басмати кебек сортларны диетологлар үз фигурасын саклаучыларга тәкъдим итәләр. Шулай ук әлеге сортлар йокыны яхшыртырга, чәчне һәм тырнакларны тәртипкә китерергә, ми эшчәнлеген активлаштырырга сәләтле. Ләкин без бик теләп кулланган ак дөге турында сүз чыккач, барысы да үзгәрә. Монда инде 100 граммга 65-85 берәмлек гликемик индекс һәм кандагы шикәрнең көчле сикерүләре провокациясе бар.
Ә бишенчесе – безнең төп ризыгыбыз икмәк. “Йомшак сортлы бодай оныннан әзерләнгән икмәкнең гликемик индексы 95 берәмлеккә җитә ала, бу хәтта кыздырылган бәлешләрдән дә югарырак, – ди табиб-терапевт, диетолог Светлана Горяйнова. – Ул шулай ук бавырда май туплануга һәм авырлыкны арттыруга китерәчәк”.