Сәламәтлек
14 Августа , 06:04

Саңгырау балалар ишетә башлаячак!

Соңгы чорда дөнья медицинасы кешелек тарихын бөтенләйгә үзгәртә торган зур ачышлар кырына килеп басты. 

Саңгырау балалар ишетә башлаячак!Саңгырау балалар ишетә башлаячак!
Саңгырау балалар ишетә башлаячак!

Соңгы чорда дөнья медицинасы кешелек тарихын бөтенләйгә үзгәртә торган зур ачышлар кырына килеп басты. Моңа кадәр дәвалап булмый дип саналган чирләрне җиңү, үлемгә китерүче авыруларны алдан кисәтү бүген инде могҗиза түгел, ә чынбарлыкка әверелеп бара.

   Геннар терапиясе балалар медицинасында зур могҗиза ясады. Тумыштан саңгырау булган балаларның күбесендә OTOF дип аталган ген зарарланган була. Бу ген колак эчендәге тавыш сигналларын баш миенә җиткерүче махсус «отоферлин» аксымын (белок) ясау өчен җаваплы. Ул эшләмәсә, колак эчендәге нервлар тавышны кабул итми.

   Галимнәр зарарсыз вирус эченә сәламәт OTOF генын урнаштыралар. Бу катнашманы операция ярдәмендә баланың эчке колагына (улитка өлешенә) кертәләр. Вирус сәламәт генны кирәкле күзәнәкләргә илтеп җиткерә.

   Нәтиҗә искиткеч! Берничә атнадан соң балаларда отоферлин аксымы үзеннән-үзе ярала башлый. Ике колагы да бөтенләй ишетмәгән балалар тавышларны, әниләренең сүзләрен ишетә башлыйлар һәм гадәти кешеләр кебек сөйләшергә өйрәнәләр.

Фото: mag-sluha.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас