

Сорау:
Урамда – җәй. Ә без гаиләбез белән аллы-артлы ютәллибез. Әллә үтәли җил тиеп шулай башланды (көннәр эссе булгач, кондиционер кабызабыз, әлбәттә), әллә җәйге вирус шулай җәфалый. Табиб билгеләгән даруларны кулландык, ә ютәл үтми генә... Аны туктатыр өчен нинди табигый чара ярдәм итә алыр икән?
Җавап:
Ютәлне йомшарту һәм какырыкны чыгару өчен үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) үләне һәм бака яфрагы (подорожник) төнәтмәсе яхшы ярдәм итә. Бер аш кашыгы коры үләнне бер стакан кайнар суга салып, 20 минут төнәтергә кирәк. Бу сыеклыкны көненә 3-4 тапкыр җылытып, берәр аш кашыгы эчәргә мөмкин. Шулай ук җылы сөткә бер бал кашыгы бал һәм бер чеметем генә чәй содасы салып эчү дә тамакны тиз йомшарта.
Фото: uraloved.ru