

6 августта Башкортстан Республикасының Миякә районында социаль әһәмиятле «Сәламәтлек поезды» проекты старт алды. Әлеге акция «Сәламәтлек һәркем өчен» төбәк проекты һәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм сыйфатлы медицинаны, район үзәгеннән ерак булуына карамастан, һәр авыл кешесенә мөмкин кадәр уңайлырак итүгә юнәлдерелгән. Төп максат - авыруларны иртә ачыклау һәм якташларыбызның сәламәтлеген кайгырту.
Автопоезд составында заманча диагностика модульләре: Миякә үзәк район хастаханәсенең күчмә ФАП, күчмә маммограф, шулай ук Октябрьский шәһәреннән сәламәтлек үзәге эшли. Аларның һәркайсы урында тирәнтен диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә торган югары технологияле җайланмалар белән җиһазландырылган. Моннан тыш, халыкны акция кысаларында район хастаханәсенең тар белгечләре кабул итте.
“Сәламәтлек поезды" Богданово һәм Илчегол авылларында булды. Якындагы көннәргә эш графигы:
✔ 12 август — Исламгол авылы
✔ 13 август — Кекен-Васильевка авылы
✔ 14 һәм 17 август — Оршакбашкарамалы авылы
"Бу үз сәламәтлегеңне тиз, түләүсез тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек. Күрсәтелгән торак пунктларда яшәүчеләрнең барысын да тикшерүдә актив катнашырга чакырам. Исегездә тотыгыз: сәламәтлегегез — сезнең кулда, вакытында ясалган диагностика — озын һәм актив тормыш нигезе",- ди Миякә районы хакимият башлыгы Наил Гомәров.