

Бүгенге көндә бар дөньяда, һәм шул исәптән безнең илдә дә, күз авыруларына дучар кешеләр саны зур тизлектә арта бара. Чөнки компьютер һәм гаджетлар заманында күзләргә төшкән йөкләнеш соңгы елларда берничә тапкырга артты. Статистика шуны күрсәтә: хәзер хәтта балалар арасында да начар күрүчеләр саны үсә. Күз авыруларын алдан ничек искәртергә мөмкин һәм бүгенге замана медицинасы нинди могҗизаларга сәләтле?
Бу сорауларга җавап табу өчен, без “Сихәт”тә югары категорияле табиб-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты Айсылу Алмас кызы Акманова белән әңгәмә кордык.
-Глаукома сүзен ишетү белән куркыныч булып китә...
-Ул бүгенге көндә офтальмология өлкәсендә иң зур проблемаларның берсе булып кала. Кызганычка каршы, фән никадәр алга китсә дә, бүгенге көнгә кадәр глаукоманы тулысынча дәваларга өйрәнә алмады. Әйе, нәселдәнлек монда зур роль уйный. Мәсәлән, әниегездә, картәниегездә бу чир булган икән, сезгә дә куркыныч янарга мөмкин. Моның өчен даими табибларга күренеп торырга һәм, диагноз куелган икән, чирнең башланган чорыннан ук җитди дәвалануны башларга кирәк. Чөнки глаукома ул үзе тартып алырга өлгергән күрү сәләтен һичкайчан кире кайтармаячак. Күрү сәләтенең калган өлешен югалтмас өчен дә бик-бик тырышырга туры киләчәк.
Катарактага операция үткәргәннән соң кешегә күрү сәләте кайта, ә менә глаукомадан соң, кызганычка каршы юк. Чөнки күрү нервының атрофиясе моңа ирек бирми. Глаукоманың табигате, нидән килеп чыгуы фәндә һаман булса ачыкланып бетмәгән, аны алып ташлап та булмый, шуңа да кешедә күпме күрү сәләте калган булса, калган гомерне шуның белән яшәргә туры киләчәк.
Шунысы яхшы, әгәр чир башлангыч чорында ачыкланса, бүген аны тоткарлау өчен яхшы нәтиҗәләр бирүче препаратлар шактый. Ә мин эшли генә башлаган чорда 2-3 төре генә бар иде.
Глаукома диагнозы куелган кеше өчен иң мөһиме – дәвалануга җитди карау, ягъни дисциплина! Чөнки кемдер даими рәвештә даруларны кулланырга онытса яки “күз басымым аруланды бит инде, дару куллануны туктатыйм” дип уйласа, эш харап. Чир беркая да китми, ул бик мәкерле, һөҗүм ясау вакытын көтеп кенә тора...
-Глаукоманың билгеләре нинди?
-Беренче мәлләрдә бернинди билгесе сизелми. Ләкин күз басымы күтәрелә тора, күрү сәләте кими бара. Инде чир көчәя барган саен кешенең ян-яктан күрү сәләте кими башлый һәм бу – тоннель аша карауны хәтерләтә. Әгәр авыру инде бу дәрәҗәгә җиткән икән, хәлләр бик катлаулыга әверелгән дигән сүз.
Соңгы елларда глаукома уңаеннан да хирургия ярдәмгә килә башлады: лазер һәм гадәти микрохирургия, мәсәлән. Ул, әлбәттә, катаракта вакытындагы кебек үк нәтиҗәле түгел, шулай да киләчәккә өметләр бирә.
- Айсылу Алмасовна, шулай да бүген иң киң таралган күз авырулары нинди?
-Мин миопиягә, яки, башкача әйткәндә, күрә карауга игътибарны юнәлтергә теләр идем. Бөтен дөньяда якыннан күрүчеләр санының артуы пандемия характерына ия була бара. Генетик омтылыш, һичшиксез, зур роль уйный. Ләкин миопия үсешендә гаджетлар да гаепле. Балалар бинада, ясалма яктырту астында, шул ук вакытта телефон һәм компьютер экранына карап артык күп вакыт үткәрәләр. Күз мускулы даими киеренкелектә була, нәтиҗәдә күз алмасы озыная, кеше ерактан начар күрә башлый – миопия үсә. Гаджетларны безнең тормыштан бөтенләй төшереп калдыру мөмкин түгел, әмма балалар өчен акыллы чикләүләр һичшиксез кирәк.
Соңгы елларда махсус коррекция чаралары – күзлекләр һәм контактлы линзалар барлыкка килде, алар балаларда миопия үсешен тоткарлый һәм хәтта бөтенләй туктата. Бу заманча офтальмологиянең никадәр алга атлавының ачык мисалы.
-Генетика белән бәйле тагын нинди күз авырулары зур хәвеф тудыра?
-Яшь белән бәйле макуляр дегенерация, ягъни мөгез челтәренең үзәк дистрофиясе. Исеме үк әйтеп тора: чир олыгаю белән бәйле. Ул, гадәттә, 50 яшьтән соң, күбрәк 60-65тән соң башланырга мөмкин. Эш шунда, соңгы дәвердә халыкның гомер озынлыгы озайды. Монысы бик шатлыклы хәл, тик озаграк яшәгән кешедә әнә шулай итеп олыларга хас чирләр дә арта бара шул. Элек ул чирләргә артык игътибар да бирелмәгән булган инде: кеше олыгая, нишлисең, күрүе начарлана, янәсе.
Бүген искиткеч көчле һәм нәтиҗәле аппаратуралар белән эш итәбез. Мәсәлән, оптик томограф ярдәмендә берничә секунд эчендә без сурәт эшлибез һәм күзнең үзәк өлешен микроскоптан күргән кебек күрәбез. Димәк, дистрофиянең нинди стадиядә булуын җиңел белә алабыз. Кызганычка каршы, кешеләр табибка килүне озак вакытлар суза, нәтиҗәдә, бу чирне дә күбрәк соңгы стадиядә ачыклыйбыз.
-Аның билгеләре нинди?
-Пациент, әлеге диагноз куелган очракта, ян-якны яхшы күрә, ә үзәкне кара тап каплый. Ә бит адәм баласы өчен иң мөһиме – үзәктә күрү. Әгәр бу сәләте югалса, карт кешенең, үзен гомум алганда яхшы хис итсә дә, яшәү сыйфаты югала: чөнки ул укый да, көндәлек эшләрне дә башкара алмый. Яшь белән бәйле макуляр дегенерацияне шулай ук дәвалап булмый, тик ул көчәймәсен өчен тиешле препаратлар кулланырга мөмкин.
Без, әлбәттә, диагностикалау сыйфатын да, дәвалау алымнарын да яхшырта барабыз, ләкин кайсыбер чирләрне тулысынча җиңә алмыйбыз шул әле. Гомумән, офтальмология өлкәсендә әлегә хәл итәсе проблемалар бик күп.
-Күз авыруларын алдан искәртү мөмкинме һәм моның өчен нишләргә киңәш итәсез?
-Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк! Бу тәү карашка гади нәрсә кебек, ләкин ул – иң катлаулысы да. Ләкин башка чарабыз юк. Әгәр сез начар гадәтләрдән арынып, дөрес тукланып, үзегезне рухи яктан баетып һәм организмга тиешенчә физик көчергәнеш биреп гармониядә гомер итәсез икән, саулык сезне ташламас һәм күзләрегез дә сәламәт булыр.
-Бүген күзләренә коррекция эшләтүчеләр дә, бу уңайдан операциягә барырга теләүчеләр дә бихисап...
-Әйе, элек начар күрүчеләр өчен күзлек кию һәм сирәкләп линзалар куллану мөмкинлеге бар иде. Бүген исә коррекцияләү ысулы бик уңышлы кулланыла. Бүгенге көндә, нигездә, аның төп өч ысулы популяр:
-Кайчандыр, линзалар кию зыянлы, алардан соң күзнең мөгез катлавы юкарып, операция эшләү мөмкинлеге югала, дигән сүзләрне ишеткән идем. Бу дөресме?
-Юк, һич юкармый. Бары тик, озак кигән очракта яки дымландырып тормаганда, күз яше пленкасы бераз бирешергә мөмкин. Шуңа да, кемнәр лазер коррекциясе эшләтергә тели, линза кулланганнан соң алар берникадәр вакыт күз яше пленкасы сыйфатын сәламәтләндерергә тиешләр, моның өчен бераз вакыт кирәк.
Иң мөһиме, ысулны, вакытны дөрес исәпләргә кирәк һәм операциядән соң дәвалау курсы да дөрес билгеләнергә тиеш.
-Бу операцияләр өлкән яшьтәгеләргә дә ясаламы?
-Аларга лазер коррекциясе ясамыйбыз. Ләкин күпләр, аеруча компьютер белән эшләүчеләр, ерактан да, якыннан да күзлексез күрергә телибез, диләр. Аларга линзаның рефлюкцион алыштыруын тәкъдим ителә. Бу ысул – катаракта булгандагы кебек, тик икенчерәк ысул. Актив тормыш белән яшәүчеләргә мультилокаль, ягъни берничә фокуслы линзалар урнаштырыла.
Болар, әлбәттә, коммерция операцияләре исәпләнә һәм арзан тормыйлар. Шулай да, алар – бар гомереңә җитәрлек инвестиция булып тора. Минем танышларым арасында мондый заманча операцияләрне эшләтүчеләр бар һәм алар нәтиҗәләрдән бик кәнәгать: чөнки тулыканлы тормыш алып баралар.
-“Өмет” укучыларына нинди теләрләрегез бар, Айсылу Алмас кызы?
-Күрү сәләтен югалта барган һәр пациент безгә күзләр саулыгының тормышта бик зур роль уйнавы хакында әйтә. Чөнки, чынлап та күрү ул – аралашу һәм мәгълүмат алышуга булышлык итүче, кешегә шатлыклар китерүче чыганак. Шуңа да мин бар укучыларны, әгәр күзләре белән бәйле нинди генә борчулар килеп туса да (хәтта ул көлке кебек кенә күренсә дә), безгә килергә һәм бар борчылуларыгыздан арынырга чакырам. Нәкъ менә безгә килегез, чөнки башка клиникалар белән чагыштырганда (аларда начар белгечләр эшли димим!), бездә иң-иң заманча диагностика аппаратлары һәм иң тәҗрибәле, хәтта һәркайсы уникаль булган табиблар эшли.
Без хәзер күз чирләрен иң-иң иртә стадиядә ачыклый алабыз һәм күрү сәләтен озак еллар дәвамында сакларга ярдәм итәргә әзербез. Күзләр – кеше организмында зур булмаган орган, ләкин аларның сәламәт булуы бик-бик мөһим. Бүгенге көндә тикшерелү бернинди авыртынулар-борчылулар тудырмый. Шуны истә тотыйк: күзләре яхшы күргән кешенең тормышы да балкып торачак, бәхет-шатлыкларга да бай булачак.
Гөлара Арсланова әңгәмәләште.