

Әйе, дөрес хафаланасыз, моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе ихтимал икән. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов күп тапкыр кулланыла торган су шешәләренең авызындагы яшерен куркыныч турында сөйләде. Аның аңлатуынча, шешәдән су йотканда төкерек белән бергә бактерияләр – стафилококк һәм стрептококк – шешә бугазында ябышып кала.
– Әгәр сез бер көннән соң шешәне ачсагыз, шешәдән килгән ис теләсә кайсы анализга караганда да күбрәк сөйләр, анда миллионлаган колонияләр урнашкан. Мондый шешәдән һәр су йоту – фарингит, тонзиллит белән авыру һәм хәтта азык-төлек белән агулану куркынычы ул. Аеруча иммунитеты зәгыйфь булган балалар һәм өлкәннәр бирешергә мөмкин, – дип аңлатты эпидемиолог.
Табиб шешәне һәр кулланган саен сода белән юарга, капкачы алынган килеш киптерергә кирәклеген әйтте. Киңрәк капкачлы шешәләр сайласагыз, тагын да яхшырак икән, чөнки алндыйларны юу һәм җилләтү уңайлырак.