Сәламәтлек
24 июль , 05:26

Ашаганнан соң ук ярамый

“Безне ашагач тешләреңне чистарт дип өйрәтеп үстерделәр. Хәзер үз балаларымнан да шуны таләп итә идем, беркөнне бер язма күземә чалынды, ә анда ашагач та тешләрне чистартырга ярамый диелгән. Аптырам калдым, ничек дөрес була соң ул?”

Ашаганнан соң ук чистарту  теш эмаленә зыян сала икән. Табиб-гигиена белгече Вероника Сидоркович “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

“Ашаганнан соң кимендә 30 минут узгач кына тешләрне чистартырга кирәк. Ә моңа кадәр, авызны су белән чайкап, ризык калдыкларын теш җебе белән чистарту таләп ителә”, – дип билгеләп үткән ул.

Белгеч шулай ук тешләрне агарту мәсьәләсенә дә сак карарга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, тешләрне агартучы могҗизага тиң пасталар чынында агартмый, бәлки кунык белән бергә эмальне дә “юып” төшерә.

Сидоркович сүзләренә караганда, теш чистартканда уртлар канаса, димәк, ялкынсынган. Бу очракта тешләрне щетка белән нык басмыйча гына, саграк, әмма ешрак чистарту таләп ителә. “Ялкынсыну китереп чыгарган бактерияләр куныгыннан бары тик шулай гына тулысынча котылып булачак”, – дип йомгак ясаган табиб.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас