Төбәк Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган атналык оператив киңәшмәдә «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Сәламәтлек саклау системасының төп бурычы – яшәү урынына карамастан, һәр кешегә медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү; ерак булу сәбәпле үз вакытында диагностикасыз калу куркынычы булганнарга аерым игътибар бирү, дип билгеләде Андрей Назаров.
«Сәламәтлек поездлары» эше нәтиҗәсендә быел 20 мең авыру ачыкланган. Шуларның 6 меңе беренче тапкыр табылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 514 кеше өстәмә тикшеренүләргә җибәрелгән. «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында барлыгы 128 меңгә якын тикшерү уздырылган, шул исәптән 1 505 СВО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, быел республика учреждениеләренең күчмә модульләре Урал аръягында уңышлы эшли. Белгечләр 5 869 кешегә консультация биргән инде. Шуларның 3 меңгә якыны - И.И. Куватов, 2 меңләп пациент— Республика кардиоүзәге белгечләре, 922 кеше - Республика стоматология поликлиникасы белгечләре тарафыннан кабул ителгән.
«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» күчмә акциясе - халыкны гомуми диспансерлаштыруның мөһим юнәлеше. 2026 елда республикада 1,8 миллионнан артык кеше диспансеризация үтәргә тиеш.
2026 елның беренче яртыеллыгында диспансерлаштыруның беренче этабын миллионга якын кеше узган, шул исәптән 2 385 СВО катнашучысы. Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 156 меңнән артык авыру ачыкланган.
СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен диспансерлаштыруны өстенлекле уздыруның бердәм көне расланды - ул бер эш көне дәвамында гамәлгә ашырыла.
- Июль һәм август айларында «Төнге диспансеризация»махсус акциясе башланды. Бу инициатива «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган һәм беренче чиратта гадәти эш көне дәвамында табибка барырга вакыт табуы кыен булган эшләүче гражданнар өчен булдырылган. Тикшерүләр 10 һәм 17 июльдә, 7 һәм 21 августта 20:00 дән 24:00 гә кадәр үткәрелә, — диде Айрат Рәхмәтуллин.
2026 елның июлендә республикада шулай ук 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар өчен диспансеризация айлыгы уза. Акция 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты - медицина тикшерүләрен өлкән яшьтәге кешеләр өчен мөмкин кадәр уңайлы итү, яшерен куркыныч һәм хроник авыруларны ачыклау.
Барлык тикшерүләр мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында тулысынча бушлай үткәрелә. Мәсьәләне карауны тәмамлап, БР Хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров Сәламәтлек саклау министрлыгына бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты.
БР Хөкүмәте сайты буенча.