

Аның сүзләренә караганда, дарулар исәбенә кергән тамчыларны дөрес кулланмау яки сыйфатсыз препарат файдалану сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин.
Элегрәк соөиаль челтәрләрдә Мәскәүдә яшәүче хатын-кызның томауга каршы спрей кулланганнан соң борын бүлгесендә тишек барлыкка килгән дигән хәбәр таралган иде.
– Теләсә кайсы даруны, хәтта рецептсыз сатыла торганын да, табиб киңәше һәм рәсми инструкция нигезендә генә кулланырга кирәк. Дозаны һәм дәвалау курсын арттыру куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – дип аңлатты Онищенко.
Белгеч фикеренчә, кулланылган препарат составында спиртлы компонентлар булырга мөмкин. Әгәр мондый чараларны озак вакыт һәм кагыйдәләрне бозып куллансаң, борынның лайлалы тышчасы зарарланырга ихтимал.
Шулай ук академик әлеге очракта башка яшерен авырулар да булырга мөмкинлеген әйтеп, өстәмә медицина тикшерүе узарга киңәш итте.
– Дәвалау дозасында һәр дару – дару, ә артык дозада ул агуга әверелергә мөмкин. Шуңа күрә һәр очракны аерым өйрәнергә кирәк, – дип белдерде галим.
Фото: medaboutme.ru.