

Медицина оешмаларында “Сәламәтлек контроль астында: кан басымыңны өйдән чыкмыйча гына үлчә!” мәгълүмати кампаниясе старт ала.
Ул артериаль гипертензия белән диспансер исәбендә торучы, бигрәк тә ерак районнардагы пациентлар өчен, медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Чара “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кампанияне уздыруның төп максаты – өзлегүләрне вакытында ачыклау һәм терапияне контрольдә тоту исәбенә гражданнарның үлем санын киметү һәм аларның гомер озынлыгын арттыру.
Кампания барышында танылган кешеләр, җәмәгатьчелек лидерлары һәм медицина хезмәткәрләре дистанцион күзәтү кирәклеге турында мәгълүмати-аңлату эшләре алып барачаклар. Шулай ук республикада яшәүче һәр кешенең актив озын гомерле булуына юнәлтелгән заманча, һәркем файдалана алырлык һәм нәтиҗәле сәламәтлек саклау системасын булдыру турында мәгълүмат биреләчәк.
Дистанцион күзәтүне гамәлгә кертү – заманча, һәркем файдалана алырлык һәм нәтиҗәле сәламәтлек саклау системасын формалаштыруга таба мөһим адым.