

Без Русиянең Гамалея исемендәге милли тикшеренү үзәге галимнәренең ракка каршы вакцина уйлап табуы хакында хәбәр иткән идек инде. Гадәти вакциналар, белүебезчә, чирне йоктырмас өчен алдан ясала. Әлеге вакцина исә — дәвалау өчен. Мәсәлән, аерым бер авыру кешенең яман шешеннән үрнәк алына һәм аннан ДНК/РНК үрнәкләре өйрәнелә. Ясалма интеллект шешнең генетик кодын анализлый һәм нәкъ менә шушы кешенең рак күзәнәкләрен генә таный торган махсус мРНК-вакцина төзелә.
Дару организмга кергәч, ул иммун системасына (Т-лимфоцитларга) яман шеш күзәнәкләрен «күрсәтә» һәм аларны үтерергә боера. Чирле күзәнәкләр качып өлгерә алмый, чөнки организм аларны «дошман» буларак күрә башлый. Беренче чиратта, бу ысул иң куркыныч төрләрне — меланома (тире яман шеше) һәм үпкәнекен дәвалаганда кулланылачак.
Фото: eurocityclinic.ru