

Галимнәр дистәләрчә еллар буена хайван органнарын кешегә кулланып карарга тырыштылар, ләкин организм аларны кабул итми иде (бик тиз кире кагу күзәтелә килде).
Күптән түгел генетиклар, дуңгыз ДНКсында кеше организмына ят булган берничә генны табып,бөтенләй юк итәргә өйрәнделәр. Шул рәвешле дуңгызның бөерен һәм бавырын кеше организмына туры килә торган итеп «алдан ук программалаштырылу» мөмкинлеге ачылды.
Күптән түгел генә дөнья тарихында беренче тапкыр гены модификацияләнгән дуңгыз бөере һәм бавыры авыру кешеләргә уңышлы күчереп утыртылды. Органнар әлеге вакытта кеше канын чистарту эшен бик яхшы башкара икән. Бу ачыш киләчәктә меңләгән авыруны ясалма бөер (гемодиализ) аппаратыннан коткарачак, ди галимнәр.
Фото: scientificrussia.ru