Сәламәтлек
10 Июля , 06:02

Балалар өчен ингаляцияле инсулин расланды

АКШ-ның FDA (азык-төлек һәм дарулар сыйфатын контрольдә тоту идарәсе) Afrezza исемле ингаляцион инсулинны 1нче һәм 2нче тип шикәр диабеты булган балаларга кулланырга рөхсәт итте.

Балалар өчен ингаляцияле инсулин расландыБалалар өчен ингаляцияле инсулин расланды
Балалар өчен ингаляцияле инсулин расланды

Хәзер кечкенә пациентларга көненә берничә тапкыр укол кадыйсы түгел, ә ингалятор аша гына сулыйсы. Бу диабет белән авыручы балаларның тормышын сизелерлек җиңеләйтәчәк.

   Бу ингаляцион инсулин үпкә аша канга бик тиз үтеп керә ала һәм гадәти уколга караганда шикәрне тизрәк төшерә. Ул ашар алдыннан гына кулланыла, әмма озаккарак җитә торган (базаль) инсулин уколларын барыбер тулысынча алыштыра алмый.

   Шунысы кызганыч: даруны үпкә авырулары (мәсәлән, астма) булган балаларга кулланырга ярамый.

Фото:nv-clinic.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас