Сәламәтлек
6 Июля , 15:30

Аллергия хәвеф белән яный

6-12 июльдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы “Аллергия авыруларын профилактикалау атналыгы”н игълан итте (8 июльдә Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне билгеләнә).

Аллергия хәвеф белән яныйАллергия хәвеф белән яный
Аллергия хәвеф белән яный

Соңгы дистә еллар эчендә бөтен дөньяда аллергик авырулар – аллергик ринит, конъюнктивит, атопик дерматит, аллергик бронхиаль астма, азык-төлек аллергиясе һ.б. белән авыручылар саны арта бара.

- Аллергия авыруларына астма, ринит, анафилаксия, дару һәм азык аллергиясе, бөҗәкләр агуына аллергия, экзема һәм кычыткан, ангионевротик шешү һ.б. керә. Аллергия барлыкка килү еш кына кеше сәламәтлегенең гомуми торышына бәйле түгел. Аллергияне теләсә кайсы матдә теләсә кайсы вакытта китереп чыгарырга мөмкин.

   - Җәй – үсемлекләрнең актив чәчәк ату чоры. Июль аенда, мәсәлән, урта полосада аллерген үләннәр (әрем, алабуга, кычыткан һ.б.) чәчәк ата. Көньяк төбәкләрдә айның икенче яртысында амброзия чәчәк ата башлый. Бу иң көчле аллергеннарның берсе. Коры һәм җилле һава торышы, серкә ерак араларга таралганда, аллергия ихтималы арта,- ди бу уңайдан эксперт, БР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар аллергологы Юлия Камил кызы. - Әгәр вакытлыча башка климат зонасына күчү мөмкинлеге булмаса, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

  • ачык һавада булу вакытын чикләгез;
  • табигатькә (урманга, дачага, пикникка) чыкмагыз;
  • тәрәзәләрне ябык тотыгыз (биналарда, автомобильдә);
  • өйдә һаваны чистарту һәм фильтрлау өчен системалар урнаштырыгыз, тәрәзәләргә махсус челтәрләр кулланыгыз;
  • көн саен дымлы җыештыру үткәрегез;

    Урамнан йөреп кайткач, һичшиксез, юыныгыз, башыгызны юыгыз, киемнәрегезне алыштырыгыз; авызыгызны чайкагыз, күзләрегезне һәм борыныгызны физиологик эремә белән юыгыз.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас