

Акрын кибүче
Пляжда иң зарарлы гадәтләрнең берсе – юеш су коену костюмнары, шортыларында озак йөрү. Ә бит диңгез, елга-күл суы тир белән бергә төрле потенциаль куркыныч патогеннарның яшен тизлегендә үрчүе өчен идеаль мохит тудыра. Юеш коену костюмнарында озак йөргәндә Candida albicans дип аталган гөмбәнең артык үсүе аркасында килеп чыккан инфекция бигрәк тә хатын-кызлар өчен куркыныч – ялкынсынуга китерә, көчле кычыту җәфалый.
Бәвел-җенес системасының төрле инфекцияләре куркыны-чын киметү максатыннан, табиблар үзегез белән су коенырга берьюлы ике комплект коену костюмын алырга киңәш итә – берсе су коену өчен булса, икенчесендә кызынырга мөмкин булачак. Шулай ук коенганнан соң шунда ук чиста кием кию гадәтен булдырырга кирәк һәм, әлбәттә, моңа кечкенәдән үк балаларны да өйрәтергә. Әгәр дә көне буе бары тик су коену костю-мында гына йөрү планлаштырыла икән, тиз кибә торган тукымалардан тегелгән купальниклар, иркен шортылар алыгыз.
Су коену киемнәрен сатып алганда тукымаларының составына игътибар итәргә кирәк – алар тиз кипсен өчен, материалда лайкра микъдары 20-30%тан артмаска тиеш. Составта микрофибра яки тактель булса, бик яхшы булыр – алар һаваны бик яхшы үткәрәләр һәм шундук диярлек кибәләр.
Нык кысып торганы
Сатып алыр алдыннан коену костюмын һичшиксез киеп карарга кирәк – бу аның фигурада яхшы утыруына гына түгел, ә аның беркайда да кысмавына һәм тәннең теге яки бу өлешенә батып кермәвенә дә инанырга мөмкинлек бирәчәк. Идеалда тирене җөйләрдән ышанычлы саклаучы ике кат тукымалы модельләргә өстенлек бирергә кирәк. Хатын-кызларга коену костюмының өске өлешенә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки сөт бизләренә артык басым кан әйләнеше бозылуга гына түгел, күкрәктә шеш барлыкка килү куркынычына да китерергә мөмкин!
Интим зонада даими ышкылып тору тире суйдырылуга, чиләнүгә, аның ялкынсынуына китерергә һәм хәтта бәвел-җенес системасы инфекциясен дә китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук йон фол-ликулаларын да зарарларга мөмкин, аларны төрле инфекцияләргә, бигрәк тә төрле бактерияләр китереп чыгарган инфекцияләргә сизгеррәк итә. Бу инфекцияләр ботның һәм касыкның эчке өслегендә түзә алмаслык кычыту, кызару, кабыклану һәм корылык китереп чыгара.
Купальник сайлаганда артык тыгыз, каты җөйле яки бретельле модельләрдән ерак торыгыз.
Кояш нурларын үткәрүче
Соңгы елларда “акыллы” коену костюмнары модага керде, аларның бөтен өслеге буйлап кояш нурларының 80% үткәрә торган микроскопик тишекләр бар. Бу матур һәм тигез каралуга (загар) ирешергә мөмкинлек бирә. Әмма дерматологлар кояш нурларын үткәрүче коену костюмнары тиренең нурлар белән зарарлануына һәм хәтта пешүгә дә китерергә мөмкин дип кисәтәләр!
Чөнки, билгеле булганча, су буенда ял итүчеләрнең күбесе кояштан саклаучы кремнарны ачык тәнгә, ягъни биткә, корсакка, аркага, аякларга һәм кулларга гына сөртә. Ә тәннең “акыллы” су коену костюмы астында калган өлешләренә дә сөртергә кирәклеген оныта. Шуңа күрә мондый купальник кияргә яратучыларга кояштан саклаучы кремнарны бөтен тәнгә, шул исәптән күкрәкләргә дә сөртергә кирәк.
Аллергик реакцияләр китереп чыгара
Коену костюмнары полиэстер, нейлон, неопрен һәм спан-декс кебек ныклы синтетик тукымалардан, шулай ук бу тукымаларның бик күп катнашмалары һәм комбинацияләреннән тегелә. Мондый материаллар киемгә тиешле сыгылмалылык бирә, әмма табигый җепселләр кебек яхшы “сулый” алмый, бу исә тиренең ялкынсынуына китерергә мөмкин.
Ә экземалы яки сизгер тиреле, шулай ук су коену костюмнарына аллергия булган кешеләргә составында полиэстер һәм латекссыз вариантларны сайлау яхшырак. Бамбук, киндер, киҗемамык кебек табигый материаллардан тегелгән су коену костюмнары алырга кирәк.
Юылмаган купальникларны кимәгез!
Үзегез өчен шуны аңлау мөһим, бу әйберне бер генә тапкыр кияргә рөхсәт ителә, су белән контактта булу-булмавына карамастан. Хәтта идеаль чиста булып күренсә дә, юмыйча кигәндә, анда тагын да күбрәк бакте-рияләр җыелачак, бу исә инфекция куркынычы дигән сүз!
Гөлназ Шаһиева фотосы.