

Атмосфера басымының кискен үзгәрешләрен сәламәтлекләре һава торышына бәйле кешеләр курку белән көтәләр. Аеруча көчле үзгәрешләр “барик пычкы” дип атала.
Метеорологиядә кулланыла бу термин. Кыска вакыт аралыгында һава температурасының, атмосфера басымының кискен сикерешләрен һәм үзгәрешләрен шулай атыйлар. Графикта атмосфера басымының еш үзгәрүе пычкы тешләре кебек күренгән өчен шулай атаганнар. Ә “бар” – басым үлчәү берәмлеге.
Атмосфера басымы үзгәрү вакытында үзеңне начар хис итү кеше организмының якынча 80% төрле сыекчалардан торуы белән бәйле. Баш авырая, әйләнә, авырта, чигәләргә чүкеч белән суккан кебек авырта, күз аллары караңгылана, һәм гомумән хәл булмый, сүлпәнәясең, апатия, кан басымының кискен сикерешләре, күңел болганулар күзәтелә.
“Барик пычкы” тәэсиренә артык арыган кешеләр, аллергиклар, астматиклар, йөкле хатыннар, гипертония белән интегүче һәм йөрәк-кан тамырлары, арка һәм баш миенең авыр хроник авырулары булган кешеләр, баш һәм муен җәрәхәтләре алганнар, аз хәрәкәтчән тормыш рәвеше алып баручы кешеләр, даими рәвештә алкоголь эчүчеләр һәм тәмәке тартучылар аеруча сизгер.
Барыннан да бигрәк өлкән яшьтәгеләрнең һәм хроник авырулары булганнарның хәлләрен авырайта. Теләсә нинди хроник патология кискенләшергә мөмкин.
Мондый үзгәрешләр кан тамырларына тәэсир итә. Әгәр дә кешедә алар белән болай да проблемалар булса, кискен спазм инфаркт, инсульт, гипертоник криз китереп чыгарырга мөмкин.
Шулай ук “барик пычкы” буыннарга һәм мускулларга йогынты ясый. Артрит, ревматизм һәм сынган урыннар сызлап үзләрен искә төшерәчәк.
Метео бәйлелектән интегүчеләрдә стенокардия өянәге булырга мөмкин дип тә кисәтәләр.
Ничек кичерергә?
Һава торышына бәйлелекне киметү өчен, беренче чиратта, хезмәт һәм ял режимын нормальләштерергә, йокларга, спорт белән шөгыльләнергә һәм теләсә нинди һава торышы булганда да саф һавада йөрергә кирәк. Атмосфера басымының кискен үзгәрүе вакытында ашау, эчү һәм тәмәке тартуны арттырып җибәрергә ярамый.
Гөлназ Шаһиева фотосы.