Сәламәтлек
1 Июля , 04:40

Ябык! Башың авыртмас!

Галимнәр шулай ди... 

Ябык! Башың авыртмас!Ябык! Башың авыртмас!
Ябык! Башың авыртмас!

Күпсанлы тикшеренүләр үткәргән Италия һәм АКШ тикшеренүчеләре фикеренчә, авырлыкны киметү баш авыртуын киметергә һәм мигрень өянәгеннән интегүче пациентларның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

   «Мигреньнән, шулай ук симерүдән интегәсез икән: ябыгыгыз! Чөнки авырлыгыгызны кимеү тормыш сыйфатын, шулай ук эшегездә һәм укуыгызда җитештерүчәнлегегезне яхшыртачак», — дип бу уңайдан тикшеренүләрнең әйдәп баручы авторы, Италиянең Падуя шәһәре университетының медицина кафедрасы доценты доктор Клаудио Пагано. - Сезнең тормыш сыйфатыгыз бар яклап та яхшы якка сизелерлек нык үзгәрәчәк. Авырлык кими барган саен, пациентлар мигреньнең азрак борчыганын сизә, шулай ук авыртуның кискенлеге һәм аның өянәкләренең дәвамлылыгы да кими».

Фото: arimed.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас