Сәламәтлек
26 июнь , 13:24

Әгәр йоклап булмаса...

Караватны йокы һәм... секс өчен генә куллану мөһим, ди белгечләр. Йоклап булмаса – караватта 15 минуттан артык йокысыз ятмаска киңәш итә алар.

Әгәр йоклап булмаса...Әгәр йоклап булмаса...
Әгәр йоклап булмаса...

   Әгәр 15 минуттан соң йоклап булмаса, ниндидер эшләр, бертөрле биздергеч эш белән шөгыльләнергә мөмкин (мәсәлән, савыт-саба юу). Ләкин һичшиксез нерв системасын кузгатмый торган мәшәкатьле, ялыктыргыч шөгыль булсын ул.

   Салкынча бүлмәдә йокларга кирәк. Кеше яткан йокы бүлмәсе алдан ук җилләтелергә тиеш. Йокы бүлмәсендә бик-бик караңгы булырга тиеш — зәңгәр яктылык чыганаклары (электр приборларындагы индикаторларга кадәр) булырга тиеш түгел. Зәңгәр яктылык чыганаклары гипофиз эшенә нык тәэсир итә һәм йокы гормоны эшләп чыгаруны киметә. Гаджетларны йокларга 2 сәгать кала кулланмаска кирәк. Кичке вакытта барлык гаджетларны «борчымаска» режимына күчерегез.

Фото: skillbox.ru/media

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас