Сәламәтлек
25 Июня , 18:02

Бу табиблар дәреслек буенча гына дәваламый

Уфада эшләрен фән белән раслаучы табиблар әзерлиләр.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Бүгенге көндә эшләп йөрүче табибларның күбесе – яхшы белгечләр. Әмма молекуляр маркерлар яки күзәнәк сигнал юллары турында сүз чыкса, алар бу темага сүз куертмауны хуп күрә. Дәваханә палатасы белән лаборатория өстәле арасындагы аерма заманча медицина проблемаларының берсе булып кала. Башкорт дәүләт медцина университетында бу хәлне үзгәртә торган проект эшли башлады.

“Фәнни ординатура” программасы БДМУ базасында 2024 елдан бирле эшли. Аның идеясе гади: яшь доктор ординатор бүлмәсендә генә бикләнми, ә параллель рәвештә тулы канлы тикшеренү алып бара. Ул гипотезадан алып экспериментка кадәр, пробиркадан алып пациентка кадәр юл үтә. Клиник тәҗрибә шунда ук фәнни сорауга әверелә, ә нәтиҗәләр шунда ук практикада тикшерелә. Бу амбициоз проект белән Хайдельберг университетыннан танылган эксперт профессор Юлия Кжышковска җитәкчелек итә, ул немец мәктәбе һәм Томск тикшеренү базасының көчләрен берләштергән.

Күптән түгел Уфа кампусында беренче “фәнни ординаторларның” аралык аттестациясе узды. Жюри – әйдәп баручы галимнәр һәм практиклар – дәреслекләрне белүне генә түгел, ә публикацияләр һәм эксперименталь мәгълүматлар булуны да бәяләде. Һәр проектка үсеш юлларын күрсәттеләр, укыту ахырына ординатор аны кандидатлык диссертациясе өчен нигезгә әйләндерә алырлык булырга тиеш. Ә проектларны уңышлы яклаучыларга аспирантурага юл ачылды, быел 15 бюджет урыны һәм 20дән артык коммерция урыны бар.

Бу программада катнашкан кыю ординаторлар нәрсәне тикшерә соң? Спектр киң – офтальмологик нюанслардан алып генетик челтәрләрнең үрелешенә кадәр. Цифрлы технологияләргә аерым басым ясала: хәвефләрне стратификацияләү өчен нейрочелтәрләр, дәвалауны планлаштыру алгоритмнары, микробиота һәм иммун күзәнәкләрен анализлау. Төп максат – иң авыр диагнозлары булган кешеләргә ярдәмне персональләштерү.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас