

Быел да бу бәйрәм республикада киң, тантаналы һәм җылы мохиттә үтеп китте.Ак халатлы фәрештәләр — табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм кече медицина персоналлары — һәр көнне меңләгән кешенең тормышын саклап калу, сәламәтлеген кайтару өчен фидакарь хезмәт куя. Быел да бәйрәм уңаеннан республиканың барлык дәвалау учреждениеләрендә тантаналы чаралар узды, алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары тапшырылды.
Башкортстанда халык сәламәтлеген саклауга зур игътибар бүленә.Шунысы аеруча шатлыклы, бу өлкәне даими яңарту дәвам итә,беренчел звено объектлары үсә, медицина инфраструктурасы яңартыла, югары технологияле дәвалау ысуллары кертелә, авыл территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре күзгә күренеп киңәйтелә.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Озын һәм актив тормыш» милли проекты һәм төбәк программалары кысаларында яңа медицина объектлары төзү, медицина учреждениеләренең җиһазларын һәм автопаркын яңарту дәвам итә.
Иң мөһиме – бала гомерләрен саклау!
2026 елның гыйнвар-апрель айлары нәтиҗәләре буенча республикада сабыйлар үлеме күрсәткече 2,3 промиллегә кадәр кимегән - бу күзәтүләр алып бару тарихында иң яхшы нәтиҗә.
2025 елда ук әле Башкортстан 3,2 промилле тарихи минимумына җитте, ә агымдагы елның беренче дүрт аенда күрсәткеч 30 процентка диярлек кимеде. Бу саннар артында йөкле хатын-кызларга игътибарны арттыру, перинаталь хезмәтне үстерү, заманча медицина технологияләрен кертү һәм медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча системалы эш тора.
Халык аларны көтеп ала
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча тормышка ашырылган "Сәламәтлек поездлары" акциясе авыруларны иртә диагностикалауның бик тә мөһим инструментына әверелде.
2019 елдан алып Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән “Сәламәт Республика – сәламәт төбәк " акциясе үткәрелә һәм ул республиканың барлык муниципалитетларын колачлый. Ел саен Мобиль медицина комплекслары үзәкләрдән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә диспансеризация узарга, тар белгечләрдән консультация алырга, маммография, флюорография һәм башка тикшеренүләр узарга мөмкинлек бирә. 2026 елда акциягә дистәләгән күчмә комплекслар җәлеп ителгән, шул исәптән кардиомобиль, диагностика үзәге һәм «хатын-кыз сәламәтлеге»модуле һ.б.
Югары технологияләрне - массага
Бүген республика халкы төбәктән читкә чыкмыйча гына дәвалануның катлаулы төрләрен алала.
Югары технологияле операцияләр Башкортстанның әйдәп баручы медицина учреждениеләрендә башкарыла. Республика кардиология үзәге генә дә 2025 елда 9 меңнән артык коронарография, 974 – аортокоронар шунтирование операциясе, йөрәк клапаннарына 344 операция һәм 1,5 меңнән артык электрокардиостимулятор имплантациясе уздырган.
Республика онкология диспансерында 2026 елда 2 меңнән артык югары технологияле операция үткәрү планлаштырылган, ә Республика клиник Перинаталь үзәге ел саен хатын-кызларга һәм яңа туган балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтү күләмнәрен арттыра. Югары технологияле медицинаны үстерү республика халкы өчен махсуслаштырылган медицина ярдәменең сыйфатын һәм аннан һәркем файдалана алырлык булуын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Район халкына сыйфатлы беренчел ярдәм
2025 елда гына да Башкортстанда 134 модульле ФАП һәм табиб амбулаториясе урнаштырылган.
Беренчел звеноны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруга 5,7 млрд сум юнәлдерелгән, шуның 3,5 млрд сумы – федераль акчалар. Яңа поликлиникалар төзелә, район медицина учреждениеләре модернизацияләнә, хатын-кызлар консультацияләре челтәре үсә бара. Болар барысы да кешеләрнең яшәү урынына якынрак җирдә сыйфатлы медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
Инвестицияләр – халык саулыгы өчен
Республикада ел саен югары технологияле медицина ярдәме күләме артуы белән без башка өлкәләргә үрнәк булып торабыз.
Югары технологияле операцияләр шулай ук Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә, Республика онкодиспансерында һәм Республика клиник перинаталь үзәгендә башкарыла, анда ел саен хатын-кызлар һәм яңа туган балалар өчен катлаулы операцияләр саны арта бара.
Соңгы елларда республикада яңа поликлиникалар сафка бастырылды, Республика кардиология үзәгенең хирургия корпусы ачылды, Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең сменасына 1500 кеше кабул итә торган яңа корпусын төзү дәвам итә. 2025 елда модернизация кысаларында 5 мең берәмлеккә якын медицина җиһазы, медицина учреждениеләре өчен 99 автомобиль сатып алынган, бөтен республика буенча сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясалган. 2026 елда саулык саклау оешмаларына 21 махсуслаштырылган:14 “В” класслы машинасы һәм 7 “С” класслы автомобиль тапшырылачак. Алар госпитальгә кадәрге чорда ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган - авыруны әле стационарга алып килгәнче үк гомерне саклап калу өчен аларда кирәкле барлык корылмалар урнаштырылган.
Кадрларга кытлык кайчан бетәр?
Тармакта 50 меңнән артык белгеч эшли, шул исәптән 16 меңгә якын табиб хезмәт сала.
Соңгы елда медицина кадрларына ихтыяҗ сизелерлек кимеде, дип белдерәләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.Кытлыкны бетерү максатында белгечләр әзерләү сигез медицина көллиятендә һәм алты филиалда алып барыла. 2026 елда 3,3 меңнән артык яшь белгеч диплом алыр дип көтелә.
Башкортстан медицинасы бүген — заманча технологияләрне, дәваханәләрне һәм беренчел ярдәмне берләштергән гаять зур система. Иң зур казанышларыбыз — безнең табибларның Русия күләмендә «Иң яхшы табиб» конкурсларында даими җиңеп, уңышларга ирешүе һәм республика халкының гомер озынлыгын арттыру өчен бар белемнәрен-тырышлыкларын салып эшләүләре. Бу һәрвакыт шулай дәвам итсен иде, үткән һөнәри бәйрәмегез белән, изге һөнәр ияләре! Сау-сәламәт булыгыз!
Гөлара Арсланова.
==============================================================
Соңгы елларда Башкортстанның онкология хезмәте эшендә дә сизелерлек уңай үзгәрешләр булды. Бу уңайдан Республика клиник онкология диспансерының (РКОД) баш табибы Адель Измайлов безгә түбәндәге мәгълүматларны бәян итте:
* Амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре челтәрен булдыру. 13 шундый үзәк ачылды, 2024 елдан алып шуларның җидесе 155 урынлык көндезге стационарлы онкодиспансер структурасында эшли. Бу ерак районнарда яшәүчеләргә якында дәвалану мөмкинлеген тәэмин итте.
* РКОДның яңа корпусын сафка бастыру. 2020 елда Европа дәрәҗәсендәге корпус эшли башлады, анда сменасына 450 кешегә исәпләнгән поликлиника һәм 6 хирургия бүлеге бар. 2024 елда 33 376 пациент стационар дәвалану алган, бу 2019 елдагы белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк.
* Техник яктан яңадан җиһазландыру. 3,16 млрд сумлык 301 берәмлек җиһаз сатып алынган, шул исәптән 6 линияле Тизләткеч, 12 берәмлек авыр диагностика техникасы (КТ, МРТ), болар бар да нурланыш һәм хирургия терапиясенең алдынгы ысулларын кулланышка кертергә мөмкинлек биргән.
* Санлаштыру һәм телемедицина. «Табиб–табиб» телемедицина консультацияләре саны 2025 елда 60 920 гә җиткән, НМИЦ белән консультацияләр саны — 1 200 дән артык (5 тапкырга үсеш!). Маршрутлаштыру срокларын контрольдә тоту һәм нурланыш тикшеренүләрен яңадан карау өчен хәвефләр белән идарә итү үзәге (ЦУР) һәм Онко-ЦДЛД эшли башлады.
* Колоректаль яман шешнең нәтиҗәле скринингы. Ел саен 200 меңнән артык тизәкне яшерен канга тикшерү һәм 10 меңгә якын колоноскопия үткәрелә.
* Хирургия активлыгының үсүе. Ел саен 12 500дән артык операция башкарыла, колоректаль яман шеш һәм онкоурологик авырулар вакытында аз инвазив тыкшынулар өлеше 85-90% тәшкил итә.
* Дару терапиясен үстерү.Ел саен 10 500 пациент шешкә каршы дәвалану ала (55 750 госпитализация теркәлә), таргет препаратлары һәм иммунотерапия бар.
* Медицина реабилитациясе. Онкология пациентларын амбулатор, стационар тернәкләндерү бүлекләре ачылды, Юматово шифаханәсендә безнең пациентлар өчен тернәкләндерү бүлеге эшли.
Фото: bashinform.ru