

Журналистлар халыкка мәгълүмат дәръясында юнәлеш табарга, фактларны ачыкларга һәм дөреслекне ялганнан аерырга ярдәм итә. БР массакүләм мәгълүмат чараларының V Медиафорумында бу хакта төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Олег Ли белдерде.
Олег Ли Башкортстан медиаберләшмәсе вәкилләренең игътибарын ясалма интеллектның мәгълүматны кабул итүгә йогынтысына юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген журналистика, башка күп тармаклар кебек үк, заманча технологияләр йогынтысына бәйле һәм журналист һөнәренең киләчәге дә шуннан торачак.
"Быелның биш ае эчендә Русия интернетында төрле социаль әһәмиятле темаларга 600 гә якын дипфейк ачыкланды. Узган ел бу сан биш тапкырга кимрәк иде. Шул ук вакытта безнең гражданнарның 40 процентка якыны гына дипфейкны реаль язмалардан аера белә. Һәм ышаныгыз, аларның өлеше елдан-ел кимиячәк. Моңа төрле аңлатмалар бар. Бу технологияләр үсеше дә, тәнкыйди фикерләүнең кимүе дә. Моннан тыш, хәзер сез интернетта очраткан барлык текстларның яртысы диярлек — 48 проценты – ничек кенә булмасын, ясалма интеллект технологиясен кулланып төзелгән. Шуңа да карамастан, безнең яңа технологияләргә мөнәсәбәтебез уңай булырга тиеш. Интервьюны тиз арада шифрлый аласыз, текстны сызып ташлый аласыз, рәсем яки видеоны генерацияли аласыз. Ләкин без шуны истә тотарга тиеш: ясалма акыл фактларны тикшерергә өйрәнмәгән, контекстны тоярга өйрәнмәгән.
Бу уңайдан безгә өч төп принципны тәэмин итәргә кирәк. Беренчесе – үтә күренмәлелек. Мин ышанам, контентның һәр кулланучысы текстның оригинальме яки ул генерацияләнгәнме икәнен белергә тиеш. Бу һич тә куллануны чикләү турында сөйләшү түгел,ә мәгълүматлылыкның акыллы дәрәҗәсе турында гына.
Икенчесе – авторлыкны яклау. Һәр текст һәм мәкалә – журналистның күп сәгатьлек хезмәте, дистә еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе, белеме ул. Без барлык ысуллар белән авторларга тискәре йогынты ясый торган практикаларны чикләргә тиешбез.
Һәм, ниһаять, өченчесе – экспертиза. Коллегалар, сүз сезнең экспертиза турында. Бүген мәгълүмат дефициты яки аны алу тизлеге белән проблема юк – моның өчен бихисап чаралар бар. Миңа калса, без тирәнлек дефицитына киләбез. Мин ышанам, тиздән нәкъ менә анализлый, аңлата һәм фикерләр тудыра белгән чын профессионалларның квалификациясе төп кыйммәт булачак.
Ясалма интеллект сезгә көндәлек мәшәкатьләрдә ярдәм итсен, ә сез, коллегалар, эчтәлекне тирәнәйтү белән шөгыльләнегез. Мәгълүмати көрәштә дөреслекне ирештерүчеләр җиңә. Һәм бу эштә ясалма интеллект сезгә тугры ярдәмче булсын иде", - диде Олег Ли.
Фото: Башинформ.