Сәламәтлек
18 Июня , 09:42

Телефоннар кулдан төшми...

Сездә дә шулаймы?

https://shedevrum.aihttps://shedevrum.ai
Фото:https://shedevrum.ai

15-21 июньдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы гаджетларга бәйлелекне профилактикалау атналыгы уздыруны игълан итте.

Бүген смартфоннар, планшетлар һәм башка гаджетлар көндәлек тормышның бер өлешенә әверелде. Алар укуда да, эштә тә, аралашу өчен дә һәм ялда да кирәк. Әмма артык куллану сәламәтлек һәм хәвефсезлек өчен тискәре йогынты ясарга мөмкин икәнлеген онытырга ярамый.

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, гаджетларны озак һәм даими куллану борчылу хисе, депрессия, кызып китүчәнлек, йокы сыйфаты, эмоциональ тотрыксызлык һәм нейротизм, стресс дәрәҗәсе арту, аз хәрәкәтләнү һәм начар туклану сәбәпләре булырга мөмкин. Гаджетларлардан таралган яктылыкның зәңгәр спектры тәэсире мелатонин эшләнүне киметә һәм йокы сыйфатын начарайта. Руль артында телефонга текәлгән водительләрнең игътибары читкә юнәлә, нәтиҗәдә аварияләр һәм җәрәхәтләр алу хәвефе арта.

Билгеле ки, бүгенге заманда гаджетлардан баш тартып булмый. Әмма аларны дөрес файдалану кирәк, диләр белгечләр.

Ә кагыйдәләр гади генә:

- гаджетларны йокы бүлмәсендә, аш өстәлендә кулланмау хәерле;

- игътибарны читкә юнәлтү һәм телефонга карау санын киметү өчен кирәкмәгән “уведомлениеларны” сүндерергә;

- җанлы очрашуларга йөрергә, аларга яшүсмерләрне җәлеп итәргә кирәк;

- күбрәк хәрәкәтләнү һәм физик активлык белән шөгыльләнү мөһим;

- экраннардан ял итү вакытын билгеләргә, мәсәлән, йокларга бер сәгать кала;

- кушымталар ярдәмендә экран вакыты лимитын билгеләргә;

- балалар өчен гаджетларны куллану вакыты һәм контентны контрольдә тоту режимнарын кулланырга.

Замана мөмкинлекләрен файдалы кулланыйк һәм сәламәт булыйк!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас