

Башкортстанның медицина учреждениеләренә 21 яңа ашыгыч ярдәм автомобиле бирелде.
Бүген, 18 июньдә, Уфаның “Торатау” конгресс-холлы каршындагы мәйданда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика медицина учреждениеләренең баш табибларына 21 яңа җиңел автомобиль ачкычын тапшырды. Тантана медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә багышланды.
Техниканы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында алганнар. Автопаркны яңартуга республика бюджетыннан 122 миллион сум акча бүленгән.
Башкортстан Башлыгы медицина хезмәткәрләренә кешеләрнең гомерләрен һәм сәламәтлеген саклап калу буенча фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Сезне медицина хезмәткәре көне белән котлыйм. “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренә һәм водительләренә – аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең эшегез бик авыр. Без моны яхшы аңлыйбыз, сезнең хезмәтегезне бәялибез, сезне хөрмәт итәбез һәм республика халкы өчен башкарган барлык эшләрегезгә һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим, – диде Радий Хәбиров.
Аннары төбәк җитәкчесе медицина хезмәткәрләре белән аралашты, автомобильләрне карады һәм яңа техника мөмкинлекләре белән танышты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзебездә җитештерелгән “ГАЗель Next” машиналары санитария транспортына куелган таләпләргә тулысынча туры килә. Аларны заманча корылмалар, шул исәптән үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары һәм дефибрилляторлар белән җиһазландырганнар.
Яңа автомобильләр Республиканың ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенә, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә, Республика балалар клиник дәваханәсенә, Республика клиник перинаталь үзәгенә һәм Сибайның Үзәк шәһәр дәваханәсенә бирелде.