Сәламәтлек
17 июнь , 06:37

Безгә язалар...

Сорау:   Остеохондроздан бик еш интегәм. Халык медицинасында аннан ни ярдәм итә?

Безгә язалар...Безгә язалар...
Безгә язалар...

Җавап: Халык медицинасында остеохондроздан авыртуны баса торган, кан әйләнешен яхшырта торган һәм ялкынсынуны киметә торган чаралар кулланыла. Бүген без сезнең өчен иң киң таралган һәм нәтиҗәле дип саналган халык медицинасы рецептларын тәкъдим итәбез:

   Компресслар һәм ышку өчен чаралар:

   Бал һәм бәрәңге компрессы: чи бәрәңге һәм бал кирәк. Бәрәңгене угычтан уарга һәм тигез күләмдә бал белән бутарга кирәк. Бу катнашманы авырткан урынга сылап, өстеннән каплап, җылы итеп бәйләргә һәм 2 сәгать тотарга кирәк.

   Керән (хрен) яки кәбестә яфрагы: кәбестә яисә керән яфрагын кайнар суга батырып алалар да, җылы килеш авырткан урынга куеп, кипкәнче җылы шәл белән урыйлар. Бу ысул кан әйләнешен яхшырта.

   Аракы һәм бал белән ышку: 100 грамм аракыга 100 грамм бал һәм бераз тоз кушып болгатырга. Катнашманы сызлаган урынга сылап, җылытып бәйләргә кирәк.

Фото: alfaclinic-nsk.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас